Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кар машиналарын теркәргә кирәк

Язга аяк бассак та, районда «Снегоход-2014» операциясе бара. Һәм ул юкка үткәрелми, чөнки дәүләт техник күзәтчелеге органнары тикшерүләренә караганда, әлеге техника тиешле вакытында теркәлми, техосмотр уздырылмый һәм ярашлы документлары да булмый. - Әлеге профилактик операциянең максаты мондый төрдәге транспорт чарасының юл иминлеге таләпләренә ярашлылыгын тикшерү һәм ачыклау булып тора, -...

Язга аяк бассак та, районда «Снегоход-2014» операциясе бара. Һәм ул юкка үткәрелми, чөнки дәүләт техник күзәтчелеге органнары тикшерүләренә караганда, әлеге техника тиешле вакытында теркәлми, техосмотр уздырылмый һәм ярашлы документлары да булмый.
- Әлеге профилактик операциянең максаты мондый төрдәге транспорт чарасының юл иминлеге таләпләренә ярашлылыгын тикшерү һәм ачыклау булып тора, - дип сөйли дәүләт техник күзәтчелегенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Мансур Мөхәммәтҗанов. - Шуңа бәйле рәвештә, кар машиналары хуҗаларына (снегоход, снегоболотоход, мотовездеходлар һәм башкалар) транспорт чарасын теркәргә, техосмотр уздырырга һәм аны йөртүгә рөхсәт алыр­га кирәклеген исләренә төшерәбез. Төп бурыч: бу машиналарның төзеклеген тикшерү һәм закон бозуларны кисәтү. Аннан алда уздырылган тикшерүләрдән күренгәнчә, снегоходлар белән, гадәттә, теркәлмичә, документсыз-нисез генә идарә итәләр, рульгә исерек килеш утыручылары да еш очрый. Бәла-каза очраклары да теркәлеп тора. Әгәр дә закон бозу очраклары булса, бу машиналар штраф мәйданнарына илтеп куелачак. Һәм, иң мөһиме, әгәр снегоходка кеше исерек килеш яисә документсыз утыра икән, ул башка төр транспорт чарасы, әйтик, автомобиль белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм ителә.

Югарыда әйтелгән транспорт чараларын теркәү өчен Ленин урамының 38нче йортына мөрәҗәгать итәргә була. Кабул итү көннәре: сишәмбе һәм җомгада иртәнге сәгать 8дән 12гә кадәр. Телефоны: 5-77-88.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X