Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кар чистартучы трактор баланы күмеп калдырган

Фаҗигага китергән гадәттән тыш хәл Екатеринбургта булган. Бала комада ята.

Юлны картан чистарткан вакытта трактор бер тонналап авырлыктагы карны кечкенә кыз бала өстенә өеп куйган. Трактор йөртүче шунда ук узып баручылар белән баланы казып алырга керешкән. Уртак тырышлык белән 9 яшьлек кыз баланы кар астыннан казып чыгара алганнар. Әмма аның йөрәге тибүдән туктаган була инде.

Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре баланың клиник үлем кичерүен ачыклый. Кызны коткарып калу өчен реанимация гамәлләрен ясарга керешәләр. Бала хәзер комада - реанимация бүлегендә ята, ди. Табиблар аның кома халәтеннән чыгу-чыкмавы буенча фаразлар бирергә ашыкмый.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев