Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Капка төбең чистамы? (2нче кисәк)

Фәния Дәүләтова (Зур Өтәк): - Авылда капка төпләренә төзелеш материаллары өеп куелган йортлар күп. Минемчә, бу бары тик төзелеш яки ремонт эшләре барганда гына рөхсәт ителә торган гамәл. Моның өчен бистә яки авыл җирлегенә гариза язып, шушы вакытка кадәр, ягъни төзелеш яки ремонт тәмамланганчы, төзелеш материалларын өеп куярга рөхсәт сорала....

Наил Гатауллин (Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы):
- Безнең җирлеккә кергән авылларда халык, әйтергә кирәк, бик пөхтә, каралты-курасын чиста тота, урам тирәләре ялтырап тора. Хуҗаларын санап китсәң, күп була инде. Ә менә хуҗасыз, буш торган йортлар кемгә дә проблема тудыра. Капка төпләрендә төзелеш материллары аунап ятмаса да, чүп үләне - билдән. Ул бит әле янгын куркынычы тудыра торган нәрсә. Элек мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар бу проблеманы хәл итәргә булыша иде, хәзер алар да юк, үзебезгә чабарга туры килә, әйтерсең, башка эш юк! Шундый буш торган йортлар белән нишләргә?! Менә шул проблеманы күтәрегез әле, матур гына урамнарыбызны ямьсезләп торалар бит...

Нәзирә Гыйззәтуллина (Осиново авылы):
- Бүгенге көндә кеше үз капка төбе, хуҗалыгын бик чиста тота. Ишегалдында, капка төпләрендә төрле формадагы савытларда аллы-гөлле чәчкәләр дә үстерә, гаҗәеп фигуралар ясый. Һәрбер йорт, хуҗалык конкурста катнашырлык, билләһи! Без гаилә белән Россиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә сәяхәт иткәндә гел үз төбәгебез, үз авылларыбыз белән чагыштырып йөрибез. Татар авыллары гөл кебек! Әмма күңелне бер нәрсә борчый...Кеше үз хуҗалыгын чиста тотса да, урман, болыннарга ял итәргә чыкканда үзен бөтенләй үзгә яктан күрсәтә. Мин еш кына «җәйнең бөтен ямен чебен-черки һәм чүп өемнәре ала» дип уфтанам. Ял иткәннән соң, ул чүп-чарны бер пакетка тутырып, чүп савытына ыргытып китәргә була, ләбаса! Теләгем шул - һәр кеше кайда гына булса да, үзен чын кеше, чын хуҗа итеп тотсын иде. Хәдисләрдә дә «Чисталык - ярты иман», дип юкка гына әйтмәгәннәр инде...

Илдус Газизов (Яшел Үзән):
- Урам бәйрәмнәре, урам бәйгеләре уздыру матур нәтиҗәләр бирер иде. Җиңеп чыккан иң матур, иң пөхтә йорт хуҗасына бер-ике банка буяу бүләк итсәләр, барысы да тырышыр иде. Стимул кирәк кешегә.

Гүзәл Минһаҗева
әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев