Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Капка төбең чистамы? (1нче кисәк)

Яхшы хуҗа капка төбеннән үк беленә, диләр бит. Йорт-җире җимерек, капка төбендә үк аркылы-торкылы бүрәнә-такта аунап яткан, капканың урам ягы себерелмәгән ихаталар хәзер авылда бик сирәк булса да, сүзебез шул хакта - чисталык.

Күптән түгел генә газетада «Капка төбең чистамы?» дигән кыска хәбәр басылган иде. Анда шапшак хуҗаларга админис­тратив штрафлар каралуы һәм аларның кесә ягын шактый такырайту мөмкинлеге турында күңелсез сүзләр язылган иде. Берничә укучыбыз, бу хакта шалтыратып, үз фикерләрен җиткерде, кайберләренә үзебез дә шалтыраттык.

Гөлнара Вәлитова (Яшел Үзән):
- Безнең авыл артыннан гына елга ага. Яз көне, ташу вакытында зур су авылның бөтен чүп-чарын Хәмдия апалар бакчасы артына агызып китереп тутырган. Күптән түгел генә авылда административ комиссия йөрде. Теге әбидән чүп өеме турында сораганнардыр инде. әби, русча белмәү сәбәпле, «Әйе, әйе, минеке!» дип җавап биргән, бу бакча кемнеке дип сораганнар дип белеп. Ялгыз яшәүче Хәмдия апага 5 мең сум штраф салып киткәннәр, барып түләде инде.

Фәридә Ниязова (Акъегет авылы):
- Без Тынычлык урамында яшибез. Миңа калса, иң матур, иң төзек урамнарның берсе. Капка төпләренә кирәкмәгән әйберләр өеп куючылар юк. Юынтык суларны да түкмиләр, чөнки күп кеше хәзер йортларына канализация үткәрде. Авыл башлыгы Сәлимҗан Рәфкатовичның өй борынча чисталык турында кисәтеп йөрүен күргәнем бар. Менә шундый чиста авылда яшим мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев