Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Камал театры Екатеринбургта хурлыкка калган

4-10 сентябрь көннәрендә Екатеринбургта Россиянең традицион "Реаль театр" фестивале уза. Тамашачыга узган сезонның премьерасы - "Хуҗа Насретдин" спектаклен тәкъдим итүче Г.Камал театры коллективы форумда күңелсез хәлгә калган.

Барысына да оештыручылар гаепле. Үзенең 25 еллыгын билгеләп үтүче форумны оештыручылар камаллыларның Казаннан алып килгән синхрон тәрҗемә колакчыннарын зарядкага куярга оныткан. Шуның аркасында колакчыннар киеп, спектакльнең русчага тәрҗемәсен көтеп утыручылар берни аңламау аркасында, залдан дәррәү килеп чыгып китә башлаган. Арада билет өчен акчасын кире кайтаруны таләп итүчеләре дә булган. Оештыручылар аларга акчасын кире кайтарган, театр колективыннан гафу үтенгән.

Ә Камал театры артистлары залның өчтән бер өлешендә калган татарлар өчен чыгышларын азакка кадәр башкарып чыккан.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев