Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Каберен тапсам, җаным тынычланыр иде

Быел илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтә. Бу Җиңүгә минем әниемнең абыйсы Мөнип Чибинев та зур өлеш керткән. Алай гына да түгел, гомерен дә кызганмаган.

Алексеевский районында туган Мөнипне Чистайда медицина училищесын тәмамлагач ук, 1942 елның июнендә, сугышка алалар. 10нчы танк корпусының 11нче мотострелковый бригадасы разведка күзәтүче ротасы сержанты була ул. Әби белән бабай һәм аны якын белгән кешеләр сөйләвеннән, аның бик тәртипле, акыллы егет булганлыгын беләм. Юкка гына разведкага билгеләмәгәннәрдер инде. Хәтерлим әле: авылда бездән ерак түгел ир-егетләр бура бурыйлар иде, бу 60нчы еллар ахыры. Мин аларның сугышта катнашкан кешеләр икәнен хәзер беләм, күпләр исән дә түгелдер инде. Автомат урынына таяк тотып уйнап йөрим.
- Кемнәр белән сугышасың соң? - дип сорый болар миннән.
- Немецлар белән, алар минем Мөнип абыйны үтергән, диюем булды, елмайган йөзләре караңгыланды, балталарын читкә куеп, тынып калдылар.

Фәрит Хәйретдинов.
Яшел Үзән

Теманың дәвамын газетаның 24нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев