Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Изгелек эшлә дә суга сал...

Урыс баеса - чиркәү сала, татар баеса - хатын ала, дигән әйтем бар безнең халыкта. Әлеге ышануның татарга кагылышлы өлешен тамырдан үзгәртүчеләр дә юк түгел икән бит безнең арада.

Күпләребез юлда бик еш йөрибез, торак пунктларда гына түгел, олы юл кырыйларында да калкый башлады иман йортлары. Бу мәһабәт биналар күз күрке генә булмыйча, күңелләрдә дә сөенеч тудыра. Ялтырап торган чиркәү гөмбәзләре инде гадәти күренеш, шуңа күрә горур басып торган мәчет манараларының артуы Ислам динен үз итүче кемне генә шатландырмас икән?!
...Карамалы Тау мөселманнары кайчаннан бирле мәчетле булу теләге белән яналар. Бар аларның гыйбадәт урыннары, ләкин ул бик уңай да түгел, шулхәтле мөселман яшәгән бистә өчен кысанрак та. Тик хәзер, экономика тотрыксыз вакытта район казнасыннан да бик ярдәм көтеп булмый, халыктан җыелган акчага да мәчет төзеп чыгуы икеле. Менә шундый бер вакытта табыла да инде изге теләкле кеше! Мондый мизгелләрдә иманы бик камил булмаган кешеләр дә Аллаһның барлыгына ышанып куядыр!
- Тормыш иптәшем мәчет салу теләге белән яшәде, шул изге ния­тенә акча җыйды. Ләкин гомере җитмәде, якты дөньялардан китеп барды.

Гөлнара Вәлиева.

Язманың тулы вариантын газетаның 59нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев