Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Изге айда өлешебезне кертергә ашыгыйк

Яшеллеккә күмелеп утырган гүзәл шәһәребез - Яшел Үзәнне хәзерге вакытта тагын бер үзенчәлекле комплекс - Җәмигъ мәчете бизәп, әллә кайдан үзенә җәлеп итеп тора.

Бу иман йорты бүгенге көндә яшәүчеләрнең зур тырышлыгы белән төзелеп, файдалануга тапшырылса да, әле рәсми ачылмаган. Чөнки әйләнә-тирәсен заманча итеп төзекләндерергә, яшелләндерергә һәм матурларга кирәк. Шул вакытта ул мөселманнарның гына түгел, бөтен шәһәр халкының да зур горурлыгына әйләнәчәк. Эш аз гына калса да, әйтелгәннәр дә шактый гына чыгымнар таләп итә. Мәчеткә әби-бабайлар китергән сәдака белән генә аларны тәмамлау мөмкин булмас. Шуңа күрә шушы Рамазан аенда изге эштән читтә калмыйча, мөмкинлегебез булганча ярдәмләшеп калырга ашыгыйк. Яшел үзәнлеләргә Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллинның да әйтер сүзләре бар. Шуны онытмыйк: иман йортлары һәркайчан һәм һәрчак халык тырышлыгы белән сафка баскан һәм һәрвакытта да яшәүчеләренең яшәү рәвешен күрсәткән. Әллә кайдан айлы биек манаралы мәчете балкып торган шәһәрдән дә күркәм урын бармы икән?!

Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 48нче саныннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев