Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Изаура» да алтмышка җиткән

Без мәктәптә укыганда телевизордан «Рабыня Изаура» фильмын күрсәтә башладылар. Зур вакыйга булды ул. Кайбер көнне, безнең телевизор начар күрсәтә дип, күршеләр дә керә, бик күңелле була иде. Фильмны көн саен көтеп алып, елый-елый карадык.

Ул көннәрдән соң 30 еллап вакыт үткәнгә, «Изаура»ның эчтәлеге дә онытыла башлаган иде, беркөнне программа журналларының берсендә шул фильм турындагы мәкалә күзгә чалынды. Изаураны уйнаган Луселиягә киләсе елда 60 тула икән инде, ике тапкыр кияүгә чыгып, аерылган, беренче иреннән улы бар. Фильмда аның сөйгәне булып уйнаган Алвару да ике тапкыр өйләнеп караган, балалары юк.
Ә Изаураның хуҗасы Леонсио, аның әтисе командор Алмейда, кухарка Жануария инде якты дөньяда юк, Леонсионың әнисе Эстер, хатыны Малвина, кол ролен уйнаган Роза бик уңышлы эшләп, яшәп яталар диелгән журналда.
Шуларны укыгач, аклы-каралы экранлы телевизор караган, тирә-күршеләрнең әле күбесе исән-сау булган рәхәт, күңелле чакларга кайтып килгәндәй булдым. Хәзер телевизорлар зур, төсле экранлы, сериаллар да бик күп, әмма фильм карау элекке кебек «тәмле» түгел...
Матбугат.ру сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев