Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиз кыңгырау җыйды безне монда (фото)

Олы Яке мәдәният йортында 2015 елның 7 ноябрь көнне күп еллар Олы Яке мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыккан укытучылар белән «Җиз кынгырау жыйды безне монда» дигән кичә үтте. 19 укытучыга презентация эшләнде, биография сөйләгәндә сәхнәдә экранда презентация күрсәтелеп барды. Җырлар, бию, сценкалар белән аралаштырылды. Икенче бүлектә укытучыларга сораулар бирелде, укучылары,...

Олы Яке мәдәният йортында 2015 елның 7 ноябрь көнне күп еллар Олы Яке мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыккан укытучылар белән «Җиз кынгырау жыйды безне монда» дигән кичә үтте. 19 укытучыга презентация эшләнде, биография сөйләгәндә сәхнәдә экранда презентация күрсәтелеп барды. Җырлар, бию, сценкалар белән аралаштырылды. Икенче бүлектә укытучыларга сораулар бирелде, укучылары, балалары котлады, мәктәп елларындагы кызык хәлләрне сөйләделәр. Төрле еллардагы чыгарылыш класслары очрашты. Укытучыларга чәчәкләр бүләк иттеләр.

Олы Яке җирле үзидарә башлыгы Фирая Фәйзуллина бүләк, мәктәп директоры Р.М.Хөсәинов рәхмәт хатлары тапшырды.

Фәрит Шәйхетдинов төрле елларда Олы Яке мәктәбендә бергә эшләгән коллегаларына истәлеккә календарьлар бүләк итте, Календарьда шул мәктәптә шул елларда төшерелгән фотографияләр (укытучыларга шулкадәр ошады, оригиналь бүләк) булды.

Тамаша залында 250 тамашачы бар иде, кичә 5 сәгать дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев