Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Италиядән җиңү яулап

Яшел Үзәннең Боз сараенда шөгыльләнүче фигуристка Римма Хәлилова Италиядә узган Европа кубогыннан җиңү яулап кайтты. Дистәләгән ил спортчылары катнашкан мәртәбәле ярышта ул мактаулы VII урынны яулады. Яшь фигуристка өчен бу зур җиңү. 9нчы лицейның IV сыйныфында укучы Римма Боз сараенда инде берничә ел шөгыльләнә. Тренеры Дарья Михайловна Фалина фикеренчә, Римма...

Яшел Үзәннең Боз сараенда шөгыльләнүче фигуристка Римма Хәлилова Италиядә узган Европа кубогыннан җиңү яулап кайтты. Дистәләгән ил спортчылары катнашкан мәртәбәле ярышта ул мактаулы VII урынны яулады. Яшь фигуристка өчен бу зур җиңү.
9нчы лицейның IV сыйныфында укучы Римма Боз сараенда инде берничә ел шөгыльләнә. Тренеры Дарья Михайловна Фалина фикеренчә, Римма - бик тә өметле спортчы. Һәр ярыштан җиңү яулап кайтуы моңа ачык дәлил. Казанда узган укучылар спартакиадасында - VII урынны, Казанның «Авиатор» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачык беренчелегендә - III, апрельдә Чаллыда Татарстан Республикасы федерациясе кубогына уздырылган ярышта IV урынны яулап, тренерын да, якыннарын да сөендергән.
Римма атнага берничә мәртәбә Боз сараена йөри. Тренировкаларга да, иптәшләренең шуганын карарга да. Телеэкраннардан фигуралы шуу осталарының чыгышларын караганда аларның һәр хәрәкәтен истә калдырырга һәм остазы белән шуларны кабатларга тырыша. Дуслары уңышларына соклана аның. Олимпия чемпионнары Ирина Слуцкая, Мария Бутырская, Ирина Роднина кебек дәрәҗәле фигуристка булыр, ди аның турында яшьтәшләре.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев