Иртәгә һава торышы: республикада буран көтелә
Шулай ук көчле җил һәм бозлавык булырга мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе киләсе тәүлектә һава торышы шартлары начарлануы турында хәбәр итә.
25 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә буран чыгарга, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.
24 ноябрьдән 25 ноябрьгә төнлә республикада 4 -9 градус, ә көндез 0 - 4 градус булыр дип фаразлана. Казанда төнлә -4 - 6 градус салкын, көндезге сәгатьләрдә температура 0-2 градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев