Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иркә яңа имидж турында уйлана

Күптән түгел өченче тапкыр әни булган популяр җырчы Иркә тамашачыларын сөендереп кабат сәхнәдә күренә башлады.

- Төпчегебез Сөембикәгә 2,5 ай гына булса да, әкренләп концертларда чыгыш ясый башладым. Октябрь аеннан бик күп концертлар башлана: сольныйлар һәм солянкалар. Аллага шөкер, әнием булышам, эшлә, диде. Хәзерге вакытта яңа җырлар яздыру өстендә эшлим, - дип сөйләде Иркә Intertat.ru хәбәрчесенә.
Быел җырчының олы кызы Айсылу 6нчы сыйныфка укырга кергән. "Уртанчысы Әминә ун балага тора. Артыннан өлгереп булмый, өчәүләп артыннан чабабыз. Сөембикә нык кулны ярата, илтеп куйсаң, үпкәләп кычкырып елый башлый. Әлегә аны имезәм. Шул ук вакытта үземә дә игътибар бирергә, вакыт табарга тырышам. Бала тапканнан соң җыелган артык авырлыкны ташлау белән шөгыльләнәм. Скакалкада сикерәм, диета тотам. Тагын 4 килоны ташлыйсы калды", - диде җырчы.
Билгеле булганча, кыю фикерле Иркә сәхнәдә төрледән-төрле образларда күренде, һәм нинди генә образда чыкса да, аның тамашачысы арта барды. "Карлыгачтан хәбәрем юк" җырыннан соң исә ул халыкка тагын да якынайды. "Яңа имидж турында уйлыйбыз, фикерләр бик күп. Әлегә кайсысында тукталырга белмибез", - диде ул.


Эльвира ШАКИРОВА

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев