Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ҖИР АЛУ МӨМКИНЛЕГЕ

Бушка җир бирелә! Менә шундый куанычлы яңалык белән башлана бездә яңа 2012 ел. Бу юлы ишле гаиләләр көтеп алган дәүләт ярдәме турында сүзебез. Мәгълүм булганча, узган елның 18 ноябрендә «Татарстан Җөмһүриятенең Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 90-ЗРТ санлы канун кабул ителде. Ишле гаиләләргә бушлай җир бүлеп бирү турында ул. Шуңа...

Бушка җир бирелә! Менә шундый куанычлы яңалык белән башлана бездә яңа 2012 ел. Бу юлы ишле гаиләләр көтеп алган дәүләт ярдәме турында сүзебез.

Мәгълүм булганча, узган елның 18 ноябрендә «Татарстан Җөмһүриятенең Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 90-ЗРТ санлы канун кабул ителде. Ишле гаиләләргә бушлай җир бүлеп бирү турында ул. Шуңа нигезләнеп, Яшел Үзән муниципаль районы Советы әлеге максатта үлчәнә торган җирнең зурлыгын билгеләүче 125нче карарын чыгарды.
Укучыларыбызның ихтыяҗларын күздә тотып, без Яшел Үзән муниципаль районы милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белән элемтәгә кердек һәм әлеге карарга ачыклык кертүләрен үтендек. Безнең сорауларга җир мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Фәридә Салихова җавап бирде.
- Беренче итеп шуны белешик: бушлай җир кемгә бирелә?
- Өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә. Болар рәтенә уллыкка (кызлыкка) бала алган гаиләләр дә керә. Монда бер шартны да искәртергә кирәк. Балаларның яшьләре 2011 елның 17 июнь көненә кадәр 18 яшькә җитмәгән булса гына гаилә әлеге мөмкинлектән файдалана ала.
- Әгәр андый гаилә бүгенге көндә йорт-җирле булса, ул шуңа өстәп тагын да җир ала аламы?
- Алда әйткән шартлар үтәлгән очракта. Тагын бер ташламаны әйтик: әгәр ул гаиләнең бүгенге көндә биләгән җире рәсми төстә хосусыйлаштырылмаган булса, ул аны бушка хосусыйлаштыра ала.
- Бирелә торган җирнең зурлыгы күпме һәм анда нәрсәләр эшләргә була?
- Йорт салырга, шәхси хуҗалык булдырырга һәм бакчачылык белән шөгыльләнергә мөмкин. Җирнең үлчәменә килгәндә исә, ул безнең район буенча болай: Яшел Үзән шәһәрендә һәм Васильево бистәсендә 6 сутый, Түбән Вязовые һәм авылларда: өй салырга - 8 сутый, бакча өчен 10 сутый җир алырга була. Шәхси хуҗалык өчен җир кишәрлеге (8 сутый) авылларда гына бирелә.
- Биредә мондый сорау тумый калмый: бер гаилә, әйтик, өй салырга 8 сутый һәм бакча өчен тагын 10 сутый алырга хокуклымы?
- Юк. Бер гаиләгә бары тик бер кишәрлек кенә бирелә.
- Ишле гаилә менә шушы мөмкинлектән файдаланырга ниятләсә, кайсы оешмага, кайчан һәм нинди документлар белән мөрәҗәгать итәргә тиеш?
- Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә безгә - милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына килергә кирәк. Ата һәм ана кешеләр үзләренең паспортларын һәм балаларының туу турындагы таныклыкларын алып килергә тиеш. Әгәр балага 14 яшь тулган булса - аның паспорты кирәк. Әгәр гаилә уллыкка(кызлыкка) бала алган булса яисә үги баланы ата(ана) үз исеменә яздырган булса - шуларны раслый торган рәсми документлар сорала. Кеше, палатага килгәч, гариза яза, аның формасы безнең бүлектә бирелә.
- Шуны да беләсе килә: мисалга, Яшел Үзәндә яшәүче ишле гаиләләргә йорт төзер өчен җир кишәрлеге кайда каралган?
- Бусы әле төгәл билгеләнмәгән, озакламый хәл ителер дип уйлыйбыз. Һәрхәлдә, канун буенча, безнең 1 ел вакытыбыз бар. Ягъни гариза язган кешегә бер ел эчендә җавап бирелергә тиеш. Аңа шулай ук җир урынын сайлау мөмкинлеге дә бирелә.

Безне кызыксындырган сорауларга җавап биргәнегез өчен Сезгә зур рәхмәт!
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250