Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ипотекага фатир алдым

- Мин ипотекага фатир алдым һәм кияүгә чыгарга җыенам. Булачак иремнең минем бу фатирыма хакы булачакмы?

- Кануннар буенча, ир белән хатынның уртак малы булып, язылышканнан соң уртак керемнәр хисабына сатып алынган күчемле һәм күчемсез милек, кредит яки башка төрле коммерция оешмаларына кертелгән капиталдагы өлеш, бергә яшәү дәверендә җыелган башка төрле мөлкәт (ир яки хатынның кайсысына язылуына карамастан) санала. Шулай ук, ниндидер сәбәпләр аркасында мөстәкыйль кереме булмаган, әмма өйдә балалар карап, хуҗалыкны алып барган ирнең дә уртак малга хокукы бар. Өйләнешкәннән соң, барлык ипотека кредиты түләүләре уртак керемнәрдән түләнгән, дип исәпләнә. Шуңа күрә, аерылышкан очракта, ирегез бу түләүләрнең яртысын яки шул суммага тәңгәл килерлек фатир өлешен закон буенча дәгъвалый ала.
Өйләнешкәндә төзелгән килешү бу мәсьәләдә дөрес чишелеш варианты булып тора. Анда, аерылышкан очракта, ирегезнең әлеге фатирга дәгъва итмәячәге турында язылырга тиеш. Икенче вариант, ирегезне дә ипотека кредиты килешүенә теркәү. Болай иткәндә ул да фатирга хокуклы булачак, әмма кредит буенча түләүләр бертигез бүленәчәк.

Сорауга юрисконсульт Энҗе Шакирова җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X