Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Интернет хәтерне боза

Соңгы елларда яшьләрнең хәтере начарлануы турында ишетергә була. Бу мәсьәлә белән Калифорния университетының галимнәре кызыксынган.

Тәҗрибә ясау өчен алар 18 яшьтән алып 99 яшькә кадәр булган 18 мең кеше җыйганнар. Аларның һәрберсендә хәтер ягыннан кимчелекләр булган. Тәҗрибә яшьләрнең хәтере начарлануны стресс һәм баш миенең бик күп информация белән тулуны билгеләгән. Ә өлкән кешеләрнең хәтерләре начарлануы кан системасының мине һәм кан тамырларын начар тәэмин итүеннән гыйбарәт.

Галимнәр фикеренчә, баш миенең информация белән йөкләнгәнен Интернет челтәре белән бәйлиләр. Чөнки яшьләр буш вакытларын күбрәк интернет челтәренә сарыф итәләр. Шул сәбәпле, баш миенең эшләү сәләте дә, хәтер дә начарлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев