Хәзер лицейга укучылар туплана. Уку йортына Иннополиста яшәүче балалар йөри алачак - аларга махсус гомуми белем бирү сыйныфлары булдырылган. Шулай ук конкурс нигезендә лицей сыйныфларына Татарстан районнары һәм Россия төбәкләреннән дә укучылар кабул ителәчәк.
Лицейда белем алу бушлай булачак. Кабул ителү өчен әңгәмә, рус теле һәм математикадан тест эшен уңышлы тапшыру, үз казанышлары күрсәтелгән портфолио тәкъдим итү сорала.
Чыганак - интертат.ру.
Нет комментариев