Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңүне якынайтучы якташыбыз

Мин, 2007 елда Казанда «Алар илгә җиңү алып кайтты» дигән китап белән танышканда һәм чиксез Интернет океанында эзләнү эшләре алып барганда Татарстанның Төньяк Норлат районы Татар Танае авылыннан 1941 елның июлендә, 25 яшендә Бөек Ватан сугышына алынган Абзал Әкрам улы Әкрамовны «очраттым».

Яшь сугышчылар курсын бетергәч, 1945 елга кадәр Ленинград, Дон, Сталинград, Көньяк-көнбатыш һәм 1нче Украина фронтларында немец фашистларын дөмбәсли. Сугышчан командирлар Абзал Әкрамовны реактив-минометлардан атарга өйрәтәләр. Бу коралны - «Катюша»ны Абзал кулына ышанып тапшыралар һәм алданмыйлар.
1942 елның 20 сентябрендә 383 гвардия миномет дивизионының орудия командиры гвардия сержанты Әкрамов явып торган дошман бомбалары астыннан, гомерен аямыйча, үзенең «Катюша»сын куркынычсыз урынга күчерә һәм чыккан янгынны сүндерә. Шуның өчен «Сугышчан батырлыгы өчен» дигән медаль белән бүләкләнә. Бу 1942 елның 27 ноябре була.
Икенче мәртәбә гвардия өлкән сержанты Абзал Әкрамов «Кызыл Байрак» орденын (бу орден ул вакытта Ленин орденыннан соң икенче орден була) Дон фронты командующие генерал-полковник Константин Рокоссовский кулыннан 1943 елның 25 гыйнварында ала.

Рәхимулла Гарифуллин,
эзтабар

Язманың тулырак вариантын газетаның 37нче саныннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев