Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җинаятьләр кимегән, әмма тынычланырга иртә

2013 елның 8 аенда Яшел Үзән муниципаль район территориясендә балигъ булмаган яшүсмерләр 41 җинаять кылган (былтыр шул ук чорда 53 җинаять кылынган булган). Узган елдагы кебек, быел да урлаулар һәм талаулар күп. Бәхеткә, көчләүләр, кеше үтерүләр теркәлмәгән. Болар хакында балигъ булмаган яшүсмерләр эшләре һәм яшүсмерләрнең хокукларын яклау комиссиясенең Горький исемендәге...

2013 елның 8 аенда Яшел Үзән муниципаль район территориясендә балигъ булмаган яшүсмерләр
41 җинаять кылган (былтыр шул ук чорда 53 җинаять кылынган булган).
Узган елдагы кебек, быел да урлаулар һәм талаулар күп. Бәхеткә, көчләүләр, кеше үтерүләр теркәлмәгән.
Болар хакында балигъ булмаган яшүсмерләр эшләре һәм яшүсмерләрнең хокукларын яклау комиссиясенең Горький исемендәге мәдәният сараенда узган киңәйтелгән утырышында мәгълүм булды. Депутатлар, социаль хезмәткәрләр, урта мәктәп һәм махсус урта уку йортлары директорлары катнашкан утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Афанасьева алып барды.
- Нигездә, 14-17 яшьлек яшүсмерләр урлый, талый, - дип аңлатма бирә Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләү бүлекчәсе начальнигы Игорь Барсков. - Кагыйдә буларак, мәктәп укучылары тайгак юлга баса. Караклык кылганнар арасында беркая эшләмәгән һәм укымаган яшүсмерләр дә бар. 2, 4, 11нче мәктәпләрдә тәрбия эшен көчәйтәргә, тәрбиягә авыр бирелүче укучылар белән өстәмә эш алып барырга кирәк.
Шәһәр урамнарында, маҗара эзләп, төнлә йөрүче яшүсмерләр дә арткан. Елның беренче яртысында 351 ата-ана административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 61ен, баласын тәрбияләүдән читләшкәне өчен, икенче кат комиссиягә чакыртырга туры килгән. Газиз баласына кул күтәргән 8 ата-ана да хокук сакчылары алдында җавап тоткан.
Укучы балалар арасында тәрбия эшен көчәйтү, яшүсмерләр арасында җинаятьләрне кисәтү максатыннан, комиссиянең киләсе айларда күчмә утырышларын 4,11нче мәктәпләрдә һәм механика колледжында үткәрергә кирәк дигән карарга килделәр. Тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләргә өстәмә рәвештә тәрбиячеләр беркетелде.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X