Имтихан 6 фәннән
Фән һәм мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2020 елда 9 сыйныф укучылары өчен чыгарылыш имтиханнарын 3 тапкыр арттырырга уйлыйлар.
Быел 9 сыйныф укучыларын үзгәрешләр көтми. Ә менә 2016 елда мәҗбүри имтиханнарның санын 4кә җиткерергә уйлыйлар. Аннары һәр ике ел саен берәр мәҗбүри фән имтиханга кертелә. Шулай итеп, 2020 елда укучылар 6 фәннән имтихан бирәчәк: математика, рус теле һәм 4се сайлап алынган фән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев