Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илсөя Бәдретдиновадан токмач турында бер «кыйсса»

Бүген кибеткә бер әби керде. Әллә каян күренеп тора, татар әбисе... Эссе көн булуга карамастан: оегын, ике кат носкиен, яшел кофтасын кигән, яулыгын бәйләгән, чәчәкле сумкасын ике куллап тоткан. Керде дә, уңайсызланып кына, кибетче кызга: - Мне лапша большой, ату поймать не могу,- ди. Кибетче кыз башта аңламады:

- Поймать? Зачем? - дип сорашырга тотынды. Кибеттә өчәү генә булганлыктан: «Ярдәм итегез, зинһар», - дигән кебек, миңа борылды.

- Әби,- мин әйтәм,- әйдә, миңа аңлат.

- Менә, кызым, токмач алам, име? Кул токмачы. Прәме үзем яшь чакта кискәнгә охшаган иде. Шулпага салдым да тотып булмый. Артык вак. Шундыйның эрерәге юкмы икән?

Рәхәтләнеп көлдек өчәүләшеп. Аптырагач, сатучы кыз әбигә лагман пешерү өчен эре итеп киселгән токмач бирде. Әби катык белән кара ипи дә алды. Шундый тәмле булып күз алдына килде әбинең токмачлы ашы...

Мин дә аңламыйм: нигә шундый вак булырга тиеш икән ул токмач, ә? Культурный булсын өченме? Әни, мәрхүмкәем, өстемдә торып токмач кисәргә өйрәтә иде. Имеш, кияүгә чыккач, көләчәкләр үземнән. Миңа, мәсәлән, әби пешергән умач ашы ошый иде. Әле умачларның да ниндие, икене ашыйсың да туясың.

Теге әбине күзем белән чатка кадәр озаттым. Соң, ул әби дә, уңган килен булырга тырышып, токмач кисәргә өйрәнгәндер инде кайчандыр. Ваграк...ваграк...ваграк... Әйләнеп китсен культурагыз. Кибеткә кереп теге эре токмачны мин дә алдым. «Артык уңган» буларак (ӘНИ, бәгърем, гафу ит) соңгы тапкыр кул белән токмач кискәнне хәтерләмим дә инде. Пешердем, дөбердәтеп утырып ашадык. И-и-и тәмле булды... Әби әйтмешли, «поймали так поймали».

Илсөя Бәдретдинова.

Шәһри Казан

Мәгълүмат матбугат.ру сайтыннан алынды.

Bkcwz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев