Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илшат Ганиевка “Яңарыш” фондының хәйриячеләр китабының VI томы һәм Рәхмәт хаты тапшырылды

ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Татарстанның тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондына өлеш керткән оешма һәм предприятие җитәкчеләренә, шулай ук гражданнарга фондның хәйриячеләр китабының VI томын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бу тантана Казан Кремлендә узды. Анда Яшел үзән районы башлыгы Александр Тыгин һәм "Майский" агрокомбинатының генераль директоры Илшат Ганиев катнашты.

"Алты елда оешып, тарихи һәм мәдәни мирасны яңарту буенча шундый проектларны тормышка ашыру зур эш. "Болгар" музей-тыюлыгын һәм "Зөя" утрау шәһәрчеген торгызуның ни икәнен без әле чын-чынлап тоя гына башладык. Халык та моны тоя һәм үзләренең бабалары яшәгән җирләр, анда нәрсә булганы хакында уйлана башлады. Бу - рухилыкны булдыру процессы, һәм ул безне тагын да яхшырак итә", - дип сүз башлады Минтимер Шәймиев.

Ул, шулай ук, мирасны яңарту өстендә эшләүчеләрнең күңелләре яхшыруына игътибар итте. Бу эшкә кайчанда булса тотынырга кирәк булуын, аның тормыш нормасына әйләнергә тиешлеген ассызыклады. Яңарышның озак процесс икәнен, әмма шуннан башка без күрергә теләгән җәмгыятьнең формалаша алмавына да басым ясады.

"Тарихи һәйкәлләрне торгызып, без чистарак һәм яхшырак була барабыз. Тарихта төрле чорлар була: фаҗигаләр да, үсеш чоры, дуслашу... Әмма без үзебез яшәгән чорны сайлап алмыйбыз. Тормыш иткәндә тарихны онытырга ярамый, дуслык һәм тынычлыкның кадерен белергә кирәк",- дип билгеләп үтте М.Шәймиев.

Хәйриячелеккә килгәндә, ТРның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фондына ярдәм итүчеләр шактый, һәм аларның исемнәре "Яңарыш" фонды тарафыннан чыгарылган китапларда урын алган. Иң өлкән хәйриячегә 103 яшь булган булса, иң яше исә, яңа туган сабый. Аның әти-әниләре әлеге бала исеменнән фондка хәйриячелек ярдәме күрсәткән.

Бүген тапшырылган басмага 10 мең хәйрияче исеме теркәлгән. Шуны да әйтергә кирәк, китапның I томында хәйриячеләр исеме 5 мең булган, һәм алар саны елдан-ел арта бара. Басманың һәр томына исемнәре кертелгән хәйриячеләр дә шактый.

М. Шәймиев сүзләренчә, "Яңарыш" фондына ярдәм итүчеләр саны 40 меңнән артык, һәм алар арасында татарстанлылар гына түгел, Россиянең башка төбәк вәкилләре, чит илләрдән ярдәм итүчеләр дә бар.

ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу республика фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, хәйриячеләрне сәхнәгә чакырып, аларның һәрберсенең фондка керткән өлеше турында сөйләде.

Сәхнәгә беренчеләрдән булып РФ ФҖ Федерация Советы әгъзасы Илдүс Әхмәтҗанов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәлиев, Илшат Ганиев, Рауил Рәхмәтуллин, Илдүс Касыймов, Хәлил Гыйниятов, Фәрит Миңнегулов, Азат Бикмурзин, Александр Славутский менде.

Минтимер Шәймиев кулыннан фондның Рәхмәт хатларын Республика музыкаль фестиваль-марафон проекты авторы Люция Исмәгыйлова, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Айрат Хаметов, ТР Дәүләт камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарова, Россия рәссамнар берлегенең алтын медале лауреаты Әлфия Ильясова, "Кара пулат" операсын булдырган иҗат төркеме алды.

Татарстанның Спас районыннан Купоросовлар гаиләсен зал аеруча көчле алкышлады. Алар дүртенче ел рәттән ай саен үзләренең тату гаиләсеннән "Яңарыш"фондына акча күчергән. Бу гаиләдәге иң яшь хәйрияче Аняга яшь.

Хәйриячеләр китабының VI томы нөсхәләре, гадәттәгечә, саклау өчен ТР Милли музеена, "Казан Кремле" музей-саклаулыгына, Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгына, Зөя дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгына бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев