Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илназ Минвәлиев: «Миңа түзгән хатынга рәхмәт»

Җырчы Илназ МИНВӘЛИЕВ сәхнәдән бер ел чамасы югалып торган иде. Хәзер яңадан иҗатка чумган.

Шалтыраткач: "Күрешеп сөйләшик әле бер. Хәбәрләр шактый җыелды", - диде ул. Әйтелгән урынга төгәл вакытка килеп бастым. 40 минут көттереп, Илназ да килеп җитте.

- "Бөке"дә утырдым. Әй, ачуны чыгара да бит. Шул бетерә инде сәламәтлекне. Бөтен авыру нервлардан. Эмоциональ кеше бит мин. Шоферларын әйтер идем... - дип сөйләнә-сөйләнә Илназ белән эчкә уздык. - Бассейнга йөри башладым. Шуннан килешем. Гел руль артында, хәрәкәт юк диярлек. Ә тик яту минем эчне пошыра, гел кыймылдап торырга кирәк. Ерак юлдан кайткач, бассейн, сауна иң рәхәте. Су тынычландыра, ял иттерә. Алайса үләм нервыланып...

"Авылдан бер тиен акчасыз чыгып киттем"
- Илназ, бу ел синең өчен түгәрәк даталарга бай икән. Сәхнәдә төркем туплап җырлый башлаганга 10 ел, үзеңә 35 тула...
- Сүзне ерактан башлыйм әле. Җырчы Илназ Минвәлиев буларак танылганчы, тормышта шактый каезланырга туры килде миңа. Заманында туган авылым Олы Солтаннан (Балык Бистәсе районы - Л.Й.) чыгып китүе бер дә җиңел булмады. Казанга "бутый" белән киткәнемне һич онытмыйм. Акча юк. Әти-әни ничек киткәнемне белми дә калды. Бер тиен бирмәделәр. Ертык чалбар, ашарга юк... Укытучым Рәүф абый мотоциклга утыртып КДПУның спорт факультетына китерде. Әмма анда керә алмадым. Кире кайтып та китәсе килми. Торыр урын юк. Подъездларда яшәдем, подвалларда кунып йөрдем. Бераз акча эшләр өчен, иртүк базарга барып карбыз бушата идем, идән дә юып йөрдем. Берсе өчен дә оялмыйм.
- Алайса пешекче белгечлеге син теләп сайлап алган һөнәр булмаган?
- Спорт факультетына ныклап әзерләндем. Бөтенесе "блат" белән кереп бетте. Ә мине, "бутый"дан килгән егетне, бер балл җитми дип, борып җибәрделәр. Авылга кире кайтмыйм, дип чыгып киттем бит. Нишләргә? Трамвайга утырган идем, Родин урамы тукталышына җиткәч, ватылды. Менә шунда очраклы гына һөнәри училище янына туры килдем, танышлар очрады. Озак уйлап тормадым, укырга кердем. Бишкуллап алдылар. Урамда яшәгән малайга училищеның тулай торагы җәннәт булып күренде. Нинди генә очракта да елый белмәдем, кечкенәдән шундый идем. Алты ай эчендә ниләр генә күрмәдем анда. Ә хәзер шул авыр чакларны сагынып та искә алам әле. Чыныктырды мине ул еллар.
Укый башлагач, Казан малайлары белән "разборка"лар тотынды. Стипендияне талыйлар иде. Мине берсендә юеш подвалга бикләп куйдылар. Анда дым, пычрак... Шуннан каты авырдым. Бу сынау да юкка булмаган икән. Шуннан соң хатыным Динара белән якыннан таныштым да инде.
- Аның белән бергә укыдыгызмы?
- Әйе, төркемнәр генә аерым иде. Ул мине бик карады. Кызлардан игътибар күп булды. Ә Динара кайгыртучанлыгы белән алдырды. Яшермим, артык наз күргән егет түгел идем. Өйдә алай бик майлап, баштан сыйпап тормадылар. Ә Динара җылы сүзләрен кызганмады, күңелемне йомшартты. Ничектер рәхәт булып китте. Нәтиҗәсе - 17 яшебез тулыр-тулмас өйләнештек.
- Пешекче булып эшләргә туры килдеме соң?
- Мин башкармаган эш калмады. Бер-бер артлы өч бала туды. Көн-төн чаптым. Кафеда пешердем, ит чаптым... Тормыш бөтен куәтенә басты. Яшьлек белән уйланылмаган инде. Юньле торыр урының да булмаган килеш, өч бала алып кайтылган бит. Ресторанда эшләгәндә, бәхет дими ни дисең, Хәмдүнә апа Тимергалиеваны күреп, якыннан танышу насыйп булды. Ул безгә ашарга кергәли иде. Оялып тормадым, янына килеп: "Хәмдүнә апа, мине үз канатыгыз астына алыгыз әле. Җырлыйсым килә", - дидем. Ул миңа тормышта юл күрсәтте. Тыңлап карагач: "Булдыра аласың син. Әйдә, кил, бергә эшлибез", - диде.
Тормышымда ике хатын-кызга аеруча рәхмәтлемен. Башта Хәмдүнә апа юл күрсәтсә, өйләнгәч терәгем Динара булды. Бөтен ирешкәннәрем аның ярдәме белән. Баштарак Динарага авыр иде. "Миңа пешекче егет, элекке Илназ кирәк. Мин аңа гашыйк идем. Артист кирәкми", - диде. "Элекке Илназны сагынам", - дип әйткәли иде. Мин өйдә юк, бөтен мәшәкать үзенә генә. Өч бала. Берсе авыру булып туды бит әле. Эшләр белән китәм дә барам, китәм дә барам... Сәхнә тормышына чумдым. Аннан хатын акрынлап шушы режимга ияләште. Миңа түзгәне өчен мең рәхмәт аңа! Үзенә җылы сүз әйткәнем юк. Ә дусларга аны гел мактап йөрим.
Артист юлын сайласам да, поварлыкны тулысынча ташламадым, гастрольләрдән кайткан-киткән арада барып эшли идем. Ресторанда ит чабып машина алдым (хәзер Илназ 38 (!) енче машинасында йөри - Л.Й.). Әфлисун төсендәге "бишле" иде ул.
"Мин бик кырыс әти"
- Илназ, хәтерлим, өч малайны учларыңда гына биетә идең син. Хәзер үстеләр инде. Әле дә балаларга кырысмы?
- Иркәләп тормыйм. Әйе, һаман шулай кырыс. Күп әйбер алып та азындырмыйм. Тыңласагыз гына алам, дим. Каты тоткач, нәтиҗәсе бар. Балаларым акыллы, бик тырыш. Спорт белән шөгыльләнәләр. Каратэга йөриләр. Күп уңышларга ирештеләр.
Миңа әти коры булды. Үзем дә улларыма шундыйрак тәрбия бирергә телим. Сугып җибәргән вакытларым да бар. Балаларның берсен дә аермыйм. Эләктерсәм, өчесенә бергә эләктерәм. Эшне дә барысына тигез бүлеп бирәм. Үпкәләмәсеннәр дим. Елаганнарын күргәнем юк. Үзем дә әтигә беркайчан күз яше күрсәтмәдем. "Чыгарасы яшьләрегезне мәктәптә калдырып кайтыгыз", - дим малайларга.
Ике улым баянда уйный, хорга йөриләр. Берсе Анапага барып чыгыш ясап кайтты. Уңышларына куанам.
- Үзең 17 яшьтә өйләнгәнсең. Олы улың Алмазга да 16 тулган икән инде. Әтисе кебек, иртә өйләнәм, дисә... Каршы килерсеңме?
- Юк, каршы килмим. Моңа җиңел караячакмын. Алар җитди, бик тырыш. Җебегән егет булып үсмәделәр. Әтиләре кебек, тормышны яшьтән тартып бара алырлар, дип ышанам.
"Кыңгыраулы ат популяр була, апаем"
- Илназ, заманында Хәмдүнә апаны очратмасаң, бүген, бәлки, берәр ресторан хуҗасы булыр идең?
- Юк. Алай дип әйтә алмыйм. Авылдан килгәч, бәлки, юлдан язып, берәр карак булыр идем. Вакытында тиешле кешеләре очрап торды.
2005 елда, Хәмдүнә ападан рөхсәт сорап, хәер-фатыйхасын алып, аерым чыгыш ясый башладым, шул елны Камал театры сәхнәсендә беренче "сольный" концертымны бирдем. "Минем биткә кызыллык китермә", - дип озатты ул.
Ун ел иҗат гомерендә күпме юллар кичелгән. Бүген Илназ Минвәлиев булып йөрим икән, кабатлыйм, бу хатыным тырышлыгы. Тормышта аның көчле булуы ярдәм итте. Сәхнә кешесе тегендә дә, монда да йөри.
- Синең хакта гайбәтләр дә аз булмады...
- Әллә нәрсәләр сөйләделәр. 150 хатын-кызның ире булдым инде мин. Бандит та ясап бетерделәр үземнән. Булганын-булмаганын, кирәген-кирәкмәгәнен сөйләделәр. Кайчак Хәмдүнә апага бушана идем. Ул шәп кеше бит: "Кыңгыраулы ат популяр була, апаем, борчылма. Кыңгырауны асып торсыннар. Популярлаша гына барасың", - дип кабатлый, мине тынычландыра иде.
- Хыянәт турында сүзләр ишеткәч, Динараның йокысыз төннәре дә аз булмагандыр... Кычкырып әйтмәсә дә, эчтән янгандыр...
- Янды инде. Аның күңел халәтен аңлыйм. Көнләшкән чаклары да күп булгандыр. Үзе генә белә. Тик миңа бер тапкыр да кычкырмады, каршымда еламады. Әмма яшерен генә күз яше түккән чакларын күргәләдем. Күпме генә усал, коры булсам да, хатын-кыз елаганга болай гына карый алмыйм, күңелемә авыр. Өстәвенә минем гаеп белән булганда. Кызулыгым белән авырлыклар да китергәнмендер, теңкәсенә дә тигәнмендер. Эш белән өйгә кайтып кермәдем. Гел түзде ул миңа, әле дә шулай. Минем өйгә кайтып балаларга кычкырудан башка тәрбия биргәнем юк (көлә). Динара миңа Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге.
- Дингә күчүе дә тынычлык эзләп булгандыр әле...
- Дүрт ел бардыр, Динара дингә килде, яулык яба башлады. Биш вакыт намаз укый. Баштарак, ияләшмәгәнгә, авыррак булды. Аннары ниндидер рәхәт хис биләде.
- Илназ, сәхнәдән бераз читләшеп тордың. Концертлар куймадың. Бу нәрсә белән бәйле иде?
- Нинди генә усал күренсәм дә, кырыс булырга тырышсам да, миндә дә күңел бар. Иҗат кешесенең эчке халәте чебеннеке кебек нечкә. Төрле вакыт булгандыр инде. Аллага шөкер, яңадан эшкә чумдым, яхшы төркем тупладым. Режиссерым - Тинчурин театры артисты Зөфәр абый Харисов, алып баручым Алсу Җиһангирова бик оста, баянчым Венер Мөбарәкшин дә бик шәп кадр. Барысы да көчле. Элекке төркем таркалды бит. Шуннан соң оста сәнгать әһелләрен озак эзләдем. Бер ел буе җырламадым. Кәеф булмаган килеш, эшлим, дип тамашачы каршына чыгып басуны кирәк тапмыйм. Бер ел эчендә күп уйландым, тырыштым. Хәзер илһам да бар, состав та көчле. Аллага шөкер, эшләр гөрли.
Ун ел сәхнәдә кемнәр белән генә эшләмәдем. Әмма һәрвакыт үземә-үзем хуҗа булып калдым. Продюсерым да булмады, төрле компанияләрдә дә тормадым, министрлык кулы астында да эшләмәдем. Үзем тормыш диңгезен ерып, алга барам да барам.
Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X