- Бүгенге сайлаулар - соңгы еллардагы кампаниянең иң әһәмиятлесе, - диде ул. - Төп игътибар - Татарстанга. Чөнки Россия төбәкләре арасында Президент бездә генә калды. Шуңа да аның нәтиҗәләре Россиянең генә түгел, тулаем татар җәмәгатьчелегенең игътибарын үзенә җәлеп итә. Төп әһәмияте менә шунда да инде аның. Муниципаль берәмлекләргә сайлауның да үз асылы бар. Үзәкләштерү эше алып барылса да, күп сорауларны җирле депутатлар аша хәл итәбез. Шуңа районны, җирлекләрне алга җибәрердәй кешеләр кирәк.
Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев