Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Җил җыламый, ә җир, ил җылый”

27 ноябрь 2013 елда Габдулла Тукайның апасы яшәгән Бәчек авылына барганда Түбән Урысбага мәдәният сарае каршындагы Тукай һәйкәлен күреп җаннар рәнҗесә, Түбән Урысбага мәктәбенең ишек тоткасын күргәч һәм ишеген ачканда шактый физик көч кирәклегенә дә төшенгәч, Түбән Урысбага җирлеге башлыгына күрсәтеп: - Менә бу ишекне ачып кергән бала туган авылын,...

Дөрес кинаямы соң бу? Һәрхәлдә, бүгенге көн авыл җирлеге җитәкчелегенең мәктәпне, мәдәният йортларын һ.б. социал мәсьәләләрне халык соравынча тәэмин итәрлек акчасы да юк, төзелеш оешмалары да таркатылды. Гипер байлар кулына күчте, ә шулай да берничә ай арасында авыл халкының тырышлыгы белән 22 апрель 2014 елда Г.Тукайның 128 еллык юбилеена авыл җирлеге, мәктәп директоры һәм мәдәният хезмәткәрләре укытучылар ярдәме белән "Тукай безнең йөрәкләрдә мәңгелек" фестивальнең йомгаклау өлешен зур профессиональ югарылыкта хәзерләп оештырганнар һәм мәктәп ишегенә, каридорына матурлап ремонт та ясаганнар иде.

Бүген 20 апрель 2015 ел. Габдулла Тукайның 129 еллыгы якынлашкан көннәрдә ТНВ каналында бара торган "Мәдәният дөньясында" тапшыруының журналисты Гүзәл Садыйкова " Клара апа сезгә 20 апрельдә Бәчек авылына барабыз", - дип шалтыраткач юлга кузгалдым. Бәчеккә барганда тагын Түбән Урысбага авылындагы Тукай һәйкәле белән күрешеп чыгасы иттек. Ләкин ике ел аралыгында Кызыл Шәрыкъ җитәкчеләренә табыш китерә алмаганлыктан җимерелеп килә торган Г.Тукай һәйкәле, мәктәп, клуб һ.б. социаль объектларны халык ташламый. Бәчек авылында Бибисаҗидә яшәгән ихатага да бәчеклеләр битарафлык күрсәтми, әмма акча юклыктан сквер-парклар төзү, мәктәпне ремонтлау, пенсионерлар акчасына башкарып чыгу мөмкин эш түгел. "ТНВ" журналистлары матур планнар белән килсә дә, бөтендөньяга күрсәтә алырлык тапшыруны оештырып чыгу мөмкинлеге булмады.

Авыл халкының тырышлыгы аркасында, бик авыр шартларда да, урындагы җитәкчеләр милли-мәдәни һәм социаль өлкәләрдә матур, файдалы тәрбияви хезмәт куярга тырышалар-тырмашалар. Әмма бу гына киләчәк яшь буынны канәгатьләдерерме?

Кая соң безнең миллиардлар туплаган инвесторлар?

Ташлы җирнең җылысын тоймаган, җир хуҗасының рухын, күңелен аңламаган каты бәгырьле акча "патша"сына синең балаларың укый торган мәктәп, кичләрен күңел ачарлык якты, матур һәм бүгенге көн тәлабенә туры килә торган җиһазлар белән мәдәни йортлары, төзек юллар, халыкның сәламәтлеген онытмыйча дәвалану урыннары кирәклеген аңлыйлармы соң?

Шушы юлларны язып утырганда кулыма "Яшел Үзән" (22.04.2015ел, №29)

гәҗите килеп керде. Икенче битендә "Чын, чын әйтәмен…" дигән язмага күзем төште. Бакырчы авылында яшәп, үз туган җиренә битараф булмаган, бик актив авыл хәбәрчесе: - Авыл халкының җиргә булган җылы мөнәсәбәтен сагынып искә ала, Рәйханә ханым, аларның җирсез калуларына:

-Ул кырларда, басуларда сезнең эзләр, хезмәтегез, көнне-төнгә ялгап, үткәргән яшьлегегез калган бит!-дип үрсәләнсә, яңа технологияне кулланучы инвесторлар кырда 70 % шайтан таягы, 30 % люцерна үстерәләр,- дип тә борчыла, ветеран укытучы. Без нинди тәҗрибә күрсәтәбез, кемнәрне тәрбиялибез?!

Бик дөрес һәм аяныч күзаллаулар басу киңлекләрендә күзәтелсә, ә мәктәп клубларда кемнәрне "үстерәбез" соң? Бүгенге матур йортларда яшәп, тәрбия алган мәктәпкә тәүге тапкыр атлап кергән беренче сыйныф укучысының баш түбәсенә килеп "кунаклаган" яңгыр сулары, мәктәптән соң караңгы, шыксыз мәдәният йортында " шайтан таягы" гына түгел, ә алардан да аянычы спайс, норкалар тирәсендә "бәхет,"күңел көрлеге" эзләүче яшьләребезнең арта баруына ата-аналарның, халыкның җаны бәргәләнә. Мәңге терелә алмый торган сәрхушләрне дәвалап акчалар түгүнең киләчәге бармы? Киләчәк кем кулында? Халык кулында түгел бит! Мәктәп директоры кулында түгел бит!

Мәдәният учакларында тиеннәргә хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләр кулында түгел бит! Әхлаксызлар кулында шул! Авыл кешесен җирсез, терлексез калдырган акча коллары хакында Габдулла Тукай 1912 елда "Әхлаксыз" дигән шигырендә әйткәнчә:

"Гөлләр кеби сүзләр сибәбез,

Акчалы ахмакка без"- дигән шигъыри юллары бүген дә бик тә актуаль яңгырый.

Бәчек авылы Түбән Урысбага җирлегендә булуы белән дөнья күләм әһәмияткә ия. Шуңа инансак кына, шайтан таяклары кырда үсмәс, балаларыбыз да юлда югалмас.

Бәчек халкының Габдулла Тукайның яраткан апасын һәм нәселен онытмыйча аларның рухын җылытып яшәргә омтылулары бүгенге көндә мактауга лаек. Рәхмәтләр яусын сезә бәчеклеләр!

Салкын җирдән, таштан җылылык эзләп, аннан яшәү көче алган Тукаебыз барда - без бәхетле халык.

Җил җыламый, ә ил, җылый,- дип язган шагыйрьгә ияреп, Җир җылый, -дип тә әйтәбез бүген. 2015 ел - Әдәбият елы буларак, Г.Тукайның нечкә лирикасы, хисләре безне йокыбыздан уятсын иде.

Клара Филиппова.

Яшел Үзән.

23.04.2015 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X