Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Икесен дә спорт чыныктыра

Көрәшеп яшәү татарның канына сеңгән. Мәйданда да ул көрәшә, тормышта да, ниндидер уңышларга ирешү өчен, тырышырга туры килә. Яшел Үзән шәһәрендәге балалар-яшүсмерләр спорт көрәше мәктәбендә шөгыльләнүче яшь спортчылар турында бары шуны әйтеп була. Ярышалар, көне-төне спорт серләренә төшенәләр, җиңәләр, җиңелсәләр дә икенче җиңүгә шуның белән нигез салалар. Шундыйлардан Алмаз Әхмәтҗанов...


Көрәшеп яшәү татарның канына сеңгән. Мәйданда да ул көрәшә, тормышта да, ниндидер уңышларга ирешү өчен, тырышырга туры килә. Яшел Үзән шәһәрендәге балалар-яшүсмерләр спорт көрәше мәктәбендә шөгыльләнүче яшь спортчылар турында бары шуны әйтеп була.
Ярышалар, көне-төне спорт серләренә төшенәләр, җиңәләр, җиңелсәләр дә икенче җиңүгә шуның белән нигез салалар. Шундыйлардан Алмаз Әхмәтҗанов белән Ислам Әшрәфҗанов, икесе дә тренер-укытучы Рамил Садыйков кул астында шөгыльләнә. Спорт мәктәбендә дә аларга бөтен шартлар тудырылган. Аның иркен залында көрәш алымнарына өйрәнү үзе ни тора.
Алмаз Әхмәтҗанов быел Кемеровога ярышка барып, аннан Себер кубогын алып кайтып, остазларын сөендерде. Аннан соң Уралга да ярышырга барды. Киеренке көрәштә II урынга лаек табылды. Мондый җиңүләр, кубок һәм медальләр, дипломнар җиңел бирелми. Аның өчен күпме тир түгәргә кирәк әле. Менә шул тырышлыгы хәзер республикадан читтәге Россия регионнары ярышларында да күренә, иң мөһиме Яшел Үзән даны еракларга тарала. Актанышта Президент кубогына, җирле күләмдәге ярышлардагы җиңүләр Алмазга хас сыйфатлар. Спортка ул 5нче гимназиядә укыганда I сыйныфтан ук кереп китә. Иптәше белән бергә шөгыльләнә башлыйлар. Шушы спорт төренә ул тугыз елын багышлаган. Хәзер аның спортны ташларга уенда да юк. Алмазның абыйсы да спортчы - авыр атлет. Әтисенең спортка карашы әйбәт, гер күтәрә, улларына акыллы киңәшен бирә. Ә инде татар көрәшенә төп мәхәббәтне аңа тренер-укытучысы уяткан, чын остаз булган. «Ярышларда үзеңне сынатмас өчен көн саен дүртәр сәгать шөгыльләнергә туры килә, - дип сөйли үзе Алмаз. - Әмма остару өчен ярышларның күбрәк булуы кирәк. Ярышларга барып җитә алсак, җиңәбез инде без аны».
Быел Урал якларына барып, аннан Урал кубогын алып кайткан Ислам Әшрәфҗанов та бу спорт белән кечкенәдән үк, 5нче гимназиядә укыганда, шөгыльләнә башлаган. Хәзер ул ЗМК студенты. Автомеханик һөнәре алырга җыена. Армиягә дә барып, бурычын үтәп кайтырга каршы түгел. Төрле ярышларда чыныгу алган, җиңү һәм җиңелүләрне күргән бу батыр егетне армия хезмәте куркытмый. Аннан соң югары белем алырга теләге бар. Ислам «Яшел Үзән» газетасы призына уздырылган ярышларда да үз авырлыгы буенча җиңүгә ирешә. Гомумән, аның уңышлары адым саен. «Спорт мәктәбендә миңа охшый. Атнага өч тапкыр шөгыльләнәбез. Буш вакытта футбол, волейбол уйныйбыз. Кызык. Хәзер көрәш түгәрәгенә энекәшем Рамазанны да алып килдем. Ул да шулай көчле булып үссен. Хәзер ЗМК даны өчен дә төрле ярышларда катнашам. Менә шулай «Призывник көне»ндә IV урын алдык. Армиягә барасым килә. Балаларын спорт түгәрәгенә йөртә башлаган ата-аналарга киңәшем бар. Балаларын бер-ике ел гына йөртәләр дә, ташлаталар һәм шуның белән шул. Алай ярамый, минемчә, ахырга кадәр йөртергә кирәк. Шул вакытта гына чын спортчылар була. Миңа үземә әти һәрвакыт булыша, киңәшләрен бирә. Әтием дә, бабай да көрәшчеләр булган. Сабан туйларында да көрәшәм». Ислам күп вакытын спорт белән шөгыльләнүгә багышласа да, намаз укырга да вакыт таба икән. Уразасын гына тота алмый, чөнки спортчыга аерым режим һәм авырлыкны тотарга туры килә. Яшь спортчының шушы спорт мәктәбендә эшләүче, чисталык һәм тәртипне саклаучы абый-апаларга, яшьләргә шартлар тудыручы җитәкчелеккә, армый-талмый спорт нечкәлегенә өйрәткән тренер-укытучысына рәхмәте зур. «Спорт залында быел әйбәт ремонт ясалды, хәзер ул икеләтә яктырды, ямьләнде, уңайлыланды. Хәзер инде ярышлар күбрәк булып, аларда катнашырга, җиңәргә генә кала безгә. Травмалар гына булмасын иде. Спортта дисциплина да бик кирәк», - дип олыларча фикер йөртә үзе Ислам.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев