Хәзерге вакытта зыян күргән сабый Чаллы хастаханәсендә дәвалана. Аның җилкә сөяге сынган. Хәле канәгатьләнерлек, ди табиблар.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан көнне малай өйдә абыйсы белән була. Анысы берничә минутка бүлмәдән чыгып торган вакытта, малай тәрәзә төбенә менгән һәм москит челтәргә таянган. Бәхетенә куаклар һәм чирәмле урын булган. Малайның гомерен шулар саклап калган.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев