Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике яшел үзәнле алданган

Ике кеше 70500 суммасында акча күчереп, телефон мошенниклары корбаны булган.

Норлат авылыннан 66 яшьлек авыру пенсионер Интернетка дәвалауда ярдәм итүне сорап, игълан урнаштыра. Күпмедер вакыттан соң аңа билгесез кеше шалтыратып, үзен хәйриячелек фонды хезмәткәре итеп таныта һәм иргә чит илдә дәвалану өчен 220 мең суммасында матди ярдәм күрсәтүне тәкъдим итә. Моның өчен аферист клиникада урынга бронь алу өчен алдан 32 мең сум акча кертүне сорый. Зыян күрүче үз акчаларын кушып, күршеләреннән алып, 20250 сум акча җыя. Шул көнне үк ул җинаятьче күрсәткән исәп-хисапка аны күчерә.
Интернетка өен сату турында игълан биргән 27 яшьлек ир дә аферист­лар кармагына эләгә. Аңа сатып алучы шалтыратып өйне ошатуын әйтә һәм 10 мең сум алдан түләп куярга була. Моның өчен ул егеткә якындагы банкоматка барырга куша. Картаны банкоматта «переводы» функциясенә кертергә һәм анда номерлар комбинациясен җыярга тәкъдим итә. Зыян күрүче таләп ителгәнне эшләгәч, аның картасыннан 50250 сум акчасы алына. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесләрен ачыклау белән мәшгуль. Исегезгә төшерәбез, мошенниклар корбаны булмас өчен, артык дәрәҗәдә шикләнүчән булу комачауламас иде. Бервакытта да чит кешеләргә шәхси мәгълүматларны хәбәр итәргә ярамый. Үзегезне ялганнан сак­лагыз!
Лилиана Куликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X