Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике яктан да дәгъва булмады

Эчке эшләр идарәсе каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары махсус учреждениеләрне тикшерде.

Алар спецприемникта һәм вакытлыча тоту изоляторында булып, тоткарланучыларның тоту урыннарын карады. Максаты - махсус приемникларда кеше хокукын тәэмин итү торышын тикшерү. Гадәттә бу урыннарда штрафын түләмәүчеләр, вак хулиганлык кылучылар, административ надзор кагыйдәләрен бозучылар, исерек килеш транспорт чарасында йөрүчеләр тотыла. Шулай ук изоляторда наркотикларның законсыз әйләнешендә гаепләнүчеләр, авыр җинаятьләр кылучылар дә бар иде. Бу махсус учреждениедә тотылучылар җәмәгать советы әгъзалары белән аралашырга ризалашты. Алар ягыннан изолятор шартларына һәм полиция хезмәткәрләренең эшенә дәгъва белдерүчеләр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев