Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игътибар! Татарстанда көчле җил һәм кар явуы көтелә

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 7-11 октябрь көннәрендә һава торышының сизелерлек бозылуы көтелә.

Республикада озакка сузылган явым-төшем, көчле җил, кар бураны чыгарга мөмкин. Аерым алганда, 8 октябрьдә көнчыгыш районнарда көчле, яңгыр, юеш кар, кар явуы ихтимал. Буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр кими. Җилнең тизлеге көчәйгән вакытта секундына 15-20, урыны белән 22 метрга кадәр җитәчәк. Һава торышы бозылган вакытта юлларда көчле бозлавык хасил булу ихтималы да бар.


7 октябрьдә, төнге сәгатьләрдә һава температурасы -1 градус булачак. Көндез исә 1-6 градус җылы, ә алга таба +2..-3 градус тирәсе сакланачак.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X