Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игелекле һөнәр ияләре

Дөньяда изге, игелекле һөнәрләр шактый. Шәфкать туташы - шундый һөнәрләрнең берсе. Исеменнән күренгәнчә, бу һөнәр ияләре үз эшләрен җиренә җиткереп башкарудан тыш, шәфкатьле, ягымлы, тәмле телле, ярдәмчел, сабыр булырга тиеш. Быел Икенче төбәкара бәйге Идел буе федераль округы буенча урта махсус медицина уку йортларының «Шәфкать туташы эше» белгечлеге студентлары арасында...

Дөньяда изге, игелекле һөнәрләр шактый. Шәфкать туташы - шундый һөнәрләрнең берсе. Исеменнән күренгәнчә, бу һөнәр ияләре үз эшләрен җиренә җиткереп башкарудан тыш, шәфкатьле, ягымлы, тәмле телле, ярдәмчел, сабыр булырга тиеш.
Быел Икенче төбәкара бәйге Идел буе федераль округы буенча урта махсус медицина уку йортларының «Шәфкать туташы эше» белгечлеге студентлары арасында үткәрелде. Төрле шәһәрләрнең медицина уку йортларында белем алучы 14 шәфкать туташын Казан медицина көллияте үзенә җыйды. Республикабызның Түбән Кама, Минзәлә, Яшел Үзән шәһәрләреннән һәм Пермь, Самара, Киров, Йошкар-Ола, Яңа Куйбышев, Чабаксар, Саратов һәм башка төбәкләрдән килгән иң көчле, иң зирәк шәфкать туташлары һәм егетләре медицина этикасы һәм деонтологиясе буенча көч сынашты.
Яшел Үзән медицина училищесының данын 317нче төркем студенты Яруллина Маргарита яклады. Бәйге юкка гына «Игелекле һөнәр ияләре» дип аталмаган. Ярышның этаплары шәфкать туташы һөнәренең асылын ачуга һәм бөеклеген күрсәтүгә юнәлдерелгән иде. Бәйге алты этапта үтте: һөнәргә гимн җырлау, блиц-турнир, «Россия шәфкать туташларының Этика кодексы» буенча ситуацион мәсьәләләр чишү, шәфкать туташы эшенә нигез салучылар турында сөйләү, гади манипуляцияләр башкару һәм иҗади турнир. Җитди һәм таләпчән хөкемдарлар алдында каушап калмыйча, лаеклы чыгыш ясау өчен, тирән белемгә ия булырга һәм үз-үзеңә ышанырга кирәк. Училищебыз студенты Маргарита беренче этаптан ук үзенең ягымлы тавышы белән жюри әгъзаларының да, тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итте. Аның шигъри формада сәнгатьле чыгышы чын мәгънәсендә һөнәренә гимн булып яңгырады. Ә инде моңлы тавышы белән җырлавын зал алкышларга күмде.
Медицина этикасы һәм деонтологиясе, шәфкать туташы эше тарихы буенча блиц-турнир сорауларының барысына да төгәл җавап биреп, Маргарита иң югары балл җыйды. Ситуацион мәсьәләләрне чишү - иң авыр этапларның берсе иде. Җавапны грамоталы итеп һөнәри телдә аңлатып бирергә һәм «Россия шәфкать туташларының Этика кодексы» ның кайсы статьясына нигезләнгәнен әйтергә кирәк иде. Бераз гына каушаса да, Рита монда да сынатмады.
Шәфкать туташы һөнәренең нигезен тәшкил итүче манипуляцияләрне күзәткән эксперт Ританың искиткеч төгәллек белән һәм бөтен таләпләр буенча башкаруын белдерде.
Ниһаять, бәйге этаплары артта калды. Түземсезләнеп көткән һәм иң дулкынландыргыч мизгел - нәтиҗәләрне игълан итү һәм җиңүчеләрне билгеләү.
Зал тып-тын. Жюри рәисе - Татарстан Республикасының шәфкать туташлары ассоциациясе президенты, Казан шәһәрендәге төбәкара клиник диагностика үзәгенең өлкән шәфкать туташы А.Сафина җиңүчеләрне атый. Ура! Яшел Үзән медицина училищесы студенты Яруллина Маргарита II урынны алды! Афәрин, Маргарита! Күңелләрдә чиксез шатлык һәм горурлану хисләре.
Наилә Хәсәнова,
медицина училищесы укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев