Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игелек җирдә ятмас

Үлгәннәрнең каберен бел

Әрвахларны зиярәт кылу йоласы элек-электән бабаларыбыздан килә. Мәңгелек йортыбызны, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз җирләнгән изге урынны тәрбияләп, чистартып торырга тиешбез. Бары теләк һәм оештырып җибәрү кирәк.
Авылыбызда зиратка өмәгә чакырып кибет янында игълан атна буе эленеп торса да, күпчелекнең битараф калуы йөрәкләрне әрнетә.
Якыннарының кабер өстен күпчелек килеп чистарта, тәрбияли анысы, сүз дә юк. Ә менә чүп-чар шул зират тирәсендә өелеп кала, аның турында уйлаучы юк.
Ләлә Хаҗиеваның әлеге күренешкә күптәннән күңеле әрнеп йөрде. Һәм менә 3 майда өмә оештырды. Рамилә Гаффарова, Нәби Гыйбадуллин, Ленар Әдиятуллин, Руслан Хәйруллин, Рәмил Хәйруллин зират янындагы чүпне тракторга төяде, кипкән-ауган агачларны кисеп, юлларны чистартты. Илфар Гарифуллин, үз тракторын эшкә җигеп, чүпне тиешле урынга урнаштырды.
Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Зиратка барыгыз, ахирәтне исегезгә төшерегез», - дигән. Мондый саваплы эштән авылдашларыбызның берсе дә читтә калмаска тиеш тә...
Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен белеп яшәсәк иде. Әлеге эшне оештырган Ләлә Нурулловнага сәламәтлек, уңышлар телибез.

Рәис Садыйков.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев