Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңел пар белән!

Хәзерге кышкы суыкларда мунчаның файдасын искә төшерик әле. Әбугалисина заманында ук мунчаның иң әйбәте - керүченең теләгенә карап ягылганы дигән. Мунча скифлардан килеп чыккан. Алар үзләренчә, шалаш кебек нәрсәләр әмәлләп, шунда каен, имән, юкә, чыршы, миләш һәм башкалар, хәтта кычытканнан да яхшы файдаланганнар. Хәзерге вакытта авыл халкы скифлардан ким түгел,...

Хәзерге кышкы суыкларда мунчаның файдасын искә төшерик әле.
Әбугалисина заманында ук мунчаның иң әйбәте - керүченең теләгенә карап ягылганы дигән. Мунча скифлардан килеп чыккан. Алар үзләренчә, шалаш кебек нәрсәләр әмәлләп, шунда каен, имән, юкә, чыршы, миләш һәм башкалар, хәтта кычытканнан да яхшы файдаланганнар. Хәзерге вакытта авыл халкы скифлардан ким түгел, һәр гаиләдә диярлек мунча бар. Минем күршем Инсаф Сәгыев Яшел Үзән шәһәрендә яши. Һәр атна туган йортына кайтып, әнисен мунча ягып сөендереп китә. Аның бик уңайлы миллекләре мунчага кергәнче үк хуш ис аңкытып торалар. Ул аларны җәйдән үк әзерләп куя, мин дә күп мәртәбә файдаланганым бар. Тирә-күршеләр мунча якмаган булсалар, аларны да чакыралар. Гамбәр Фәтхуллиннар, Рәшит Сафиуллиннар бер-берсенә мунчага йөриләр.
Тәнне себерке белән чабу үзенә күрә массаж бит ул. Тиредә, мускулларда кан йөрешен тизләтә, матдәләр алмашынуны көчәйтә. Яфракларның хуш исләре микробларны үтерә, мунчада чабынган көнне картаймыйлар, диләр.
Һәр себеркенең үзенчәлеге, файдасы бар:
Каен себеркесе физик эштән соң буыннар сызлавын бетерә, тирене чистарта, кәефне күтәрә. Каен яфрагының пары үпкә юлларын киңәйтә, җәрәхәтләрнең төзәлүен тизләтә. Астма белән газапланучыларга аеруча файдалы.
Имән себеркесе майлы тиреле кешеләргә файдалы, кан басымы күтәрелүен тоткарлый, спортчылар да имән себеркесен өстен күрәләр, нерв системасын да тынычландыра.
Юкә себеркесе белән чабыну баш авыртуын баса, бөерләргә файдасы бик зур, җәрәхәтләрне төзәтә.
Кычыткан белән белеп чабыну шарт. Озак җәяү, велосипедта йөргәннән соң, бил сызлаганда, буыннарга һичшиксез булыша. Күңел көрлеген күтәрә, яңа тугандай буласың. Себеркене дөрес сайлау - бу әле ярты эш. Мунча белән дус буласыгыз килсә, җиңел парның башка серләрен белү дә комачауламас.
Мунчага кергәнче күп ашамаска, аннан соң (чыккач) миләшле, баланлы яшел чәй эчәргә киңәш ителә. Бераздан соң гына ашарга, яшелчә, җиләк-җимеш бик файдалы. Җиңел пар белән, авылдашларым! Ахырзаманнан үттек, озак, тынычлык белән мунчалар кереп, исәнлектә-дуслыкта яшәргә язсын дип, теләкләр теләп, авылдашыгыз
Рәшидә Вилданова.
Акъегет-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев