Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иҗат уңышлары сезгә, мөгаллимнәр!

2013 елның 27 апрелендә Яшел Үзән шәһәренең М.Горький исемендәге мәдәният сараенда «Татарстан кичә, бүген, иртәгә» темасына «Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы тарафыннан оештырылган «Талантларның төрле төсләрдә балкуы - 2013»...

2013 елның 27 апрелендә Яшел Үзән шәһәренең М.Горький исемендәге мәдәният сараенда «Татарстан кичә, бүген, иртәгә» темасына «Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы тарафыннан оештырылган «Талантларның төрле төсләрдә балкуы - 2013» («Радуга талантов - 2013») исемле муниципаль иҗат бәйгесенең йомгаклау этабы булып үтте.
Аңа кадәр март аенда сайлап алу этабы үткәрелгән иде, шуның җиңүчеләре - районыбызның мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, төрле мәктәп, лицей, гимназияләрнең иң сәләтле укытучылары күпсанлы тамашачылар алдында чыгыш ясады.
Иҗат бәйгесендә катнашучылар йомгаклау этабына зур әзерлек белән килгәннәр. Зәвык белән тегелгән милли киемнәрне, махсус костюмнар киеп чыккан егет-кызларны, ир-ат һәм хатын-кызларны күрү күңелгә рәхәтлек бирә, канәгатьләнү хисе уята.
Җиңүчеләр арасында Ачасыр мәктәбенең мөгаллиме Марат Гатиятуллин башкаруындагы «Кышкы романс» җыры, 5нче татар гимназиясе укытучыларының «Аулак өй» күренешләрен сәхнәләштерүе, 9нчы лицей мөгаллиме Искәндәр Биктаһировның өч телдә (татар, рус, инглиз телләрендә) үзе язган һәм башкарган «И минем газиз туган телем!» исемле җыры тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде...
Иҗат кичәсенең иң соңында бүләкләүләр булды. Аларны Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы әгъзасы Әлфия Мирхәйдәрова, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе Наилә Копвиллем тантаналы рәвештә сәхнә түрендә тапшырды. Районыбызның зур уңышларга ирешкән тәрбиячеләре, җитәкчеләре, укытучылары Мактау грамоталары, Дипломнар, Рәхмәт хатлары, «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгеләре белән бүләкләнделәр. Бәйгедә катнашкан мәгариф хезмәткәрләренә исәнлек-саулык, ак бәхетләр, киләсе елларда да зур уңышларга ирешергә насыйп булсын! Шундый мәртәбәле бәйгеләр оештыручыларга да зур рәхмәт!
Нияз Мингалиев,
Обсерватория мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев