Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Иҗат берләшмәсе» эшен дәвам итә (ФОТО)

Бер күрешү - үзе бер гомер, дип, халкыбыз юкка гына әйтмәгән. Менә без дә Әйшә урта мәктәбенең "Иҗат берләшмәсе" студиясенә җыелдык, ә тапшыруыбызны "Әдәби кунакханә" дип атадык. Чөнки мәктәбебез Татарстан язучылар берлегеннән кунаклар көтә иде. Шушы очрашу мизгелләре турында сезгә дә сөйләп китмәкче булдым.

Бу очрашуны Әдәбият елы уңаеннан үткәрмәкче идек. Эшебезнең максаты - язучылар, аларның әсәрләре һәм әдәбият күгенең бер почмагын ачып карау иде. Әлбәттә, алдан әзерлек чаралары күрдек. Киләсе кунакларыбызның шигырьләрен, әдәби әсәрләреннән өзекләр ятлап куйдык, шулай ук матур җырлар да өйрәндек.

Ниһаять, көтелгән кунакларыбыз белән очрашу вакыты килеп җитте. Сезгә дә җиткерим инде, алар Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары шагыйрь Ленар Шәех һәм язучы Рөстәм Галиуллин иде. Бу очрашу гаҗәп җылы үтте, ул барыбызга да бик ошады. Аннан алган тәэсирләр күңелләребездә бик озак сакланыр әле. Чын шагыйрьләрнең, прозаикларның килүеннән файдаланып, үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар да таптык. Минем уйлавымча, алар тарафыннан әйтелгән һәрбер сүз, безнең күңелләргә барып җитәрлек булды. Ул көнне алар белән бергәләп, әдәбият дигән олы дөньяның капкасын тагын бер кат ачып карадык. Соңыннан язучы абыйларыбыз безгә үзләренең файдалы киңәшләрен бирделәр, яхшы теләкләр теләделәр, олы тормышта кыю булырга өндәделәр.

Очрашуыбызның иң күңелле вакыты - язучы һәм шагыйрьнең үз куллары куелган китаплар алу булгандыр, минемчә. Кулларыбызга матур рәсемле китаплар алуга, үзебез дә сизмәстән аның битләрен актара башладык, очрашу тәмамланса да, шушы мизгелдән без тиз генә чыга алмадык. Бу күрешү турында сөйләшү бик озак дәвам итәр әле.

"Иҗат берләшмәсе" студиясенең чираттагы өченче утырышында шигырь язу серләрен өйрәнү күздә тотыла.

Вәлиева Гүзәл,

Яшел Үзән районы

Әйшә урта мәктәбенең

7 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев