Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң зур өчпочмак пешереп, рекорд куярга җыена

Казан каласында туризм үсешенә этәрү комитеты рәисе Евгения Лодвигова май бәйрәмнәрендә Казанда гастрономия фестивале үткәреләчәге турында хәбәр итте.

Ул 2015-2017 елларда Татарстан башкаласында туризм үсеше программасы һәм 2015 елга каралган планнары белән уртаклашты. Май аенда узачак фестиваль Казан кунакларын җирле аш-су белән таныштыруны, милли брендларны популярлаштыруны максат итә, тулаем алганда, Казанга тагын да күбрәк туристлар җәлеп итүгә йөз тота.

Шул рәвешле, 1-12 май көннәрендә шушы фестивальга кушылырга теләгән һәр ресторан милли ризыкларны таныту буенча үз программасын әзерләргә тиеш була. 1 май өчпочмак көне буларак билгеләп үтеләчәк, башкала үзәгендәге "Туган авылым" комплексы осталары дөньяда иң зур өчпочмак пешереп, рекорд куярга җыена. Анда теләгән кеше килеп, дөньядагы иң зур өчпочмактан авыз итә ала, ә "Туган авылым"ның андый өчпочмак пешерерлек мөмкинлекләре бар, дип вәгъдәли Е.Лодвигова.

Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X