Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Иң яратканым – балалар»

Татар Танае урта мәктәбе директоры Венера Гарипова мактауга, купшы сүзләргә мохтаҗ түгел. 20 елдан артык директор булып эшләү дәверендә үзе дә, мәктәбе дә район һәм республика күләмендә гел алдынгылар исәбендә: төрле бәйгеләрдә җиңеп чыгып, иҗат белән янып яшәүләрен даими раслап киләләр. Ирешкән уңышларын санап чыгарга кулдагы бармаклар гына җитмәс. 2007...

Татар Танае урта мәктәбе директоры Венера Гарипова мактауга, купшы сүзләргә мохтаҗ түгел. 20 елдан артык директор булып эшләү дәверендә үзе дә, мәктәбе дә район һәм республика күләмендә гел алдынгылар исәбендә: төрле бәйгеләрдә җиңеп чыгып, иҗат белән янып яшәүләрен даими раслап киләләр. Ирешкән уңышларын санап чыгарга кулдагы бармаклар гына җитмәс.
2007 елда Татар Танае урта мәктәбе дөнья күләмендә ЮНЕСКО үткәргән «Красивая школа» бәйгесендә җиңеп чыгып, дипломга һәм премиягә лаек булган иде. Җиңү, яңа эшләргә рухландырып, канатлар куя коллективка. Мәктәп, балаларның сәламәтлеген саклауга игътибарны юнәлтеп, 2009 елда республикада үткәрелгән «Школа-территория здоровья» бәйгесенең җиңүчеләре арасына керә. Әлеге дәрәҗәле бәйгедә җиңеп чыкканнары өчен, Яшел Үзән хакимияте (ул чакта хакимият башлыгы булып Радик Хәсәнов эшли иде - автор) хоккей уйнаучы мәктәп укучыларына 100 мең сумга форма алып бирә. Хоккей мәйданчыгы уңышлы эшли. Малайлар аны, үзләре карап, кар яуса, чистартып тора. Бу көннәрдә, мәсәлән, студент авылдашлары белән ярышка әзерләнәләр. Милли көрәш буенча район күләмендә үткәрелгән ярышларда мәктәп укучыларын һәрвакыт җиңүчеләр арасында күрергә мөмкин. Физкультура укытучысы Ирек Зәйнуллин - укучы балаларның иң якын киңәшчесе. Гомумән, мәктәптә, нигездә, үзләренең элеккеге укучылары эшли.
- Һәр бала да, сау-сәламәт булып үсеп җитеп һәм төпле белем алып, тормышта үз урынын тапсын иде, - дип сөйли Венера Гарипова. - Нинди тармакта һәм кем булып эшләүләренә карамастан, зур хәрефтән языла торган Кеше булып калсыннар. Безнең 20 укытучыны берләштергән педагоглар коллективы, һәр балада шәхес күреп, аларны туган җиргә, районга, гомумән, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп тәрбияләргә омтыла. Бу мөһим эштә без әти-әниләр белән бер уйда, чөнки аларның һәркайсы баласының сау-сәламәт һәм тәрбияле-затлы кеше булып үсүен тели. Һәм бу эштә уңышларыбыз бар икән, ул - безнең уртак хезмәтебез.
Кулны-кулга тотып эшләүнең нәтиҗәләре дә күркәм. 2008 елда мәктәп, республикада үткәрелгән «Белем бирүнең өстенлекле милли проекты» бәйгесендә җиңеп чыгып, бер миллион сум акча ота. Җирле предприятиеләр белән үзара партнерлык элемтәләрен күрсәтә алар ул чакта. Җиңү икеләтә уңыш китерә. Коллективның укуда һәм укытудагы уңышларын күреп, мәктәпкә кадәр асфальт юл салып бирәләр. Язгы-көзге пычракта юл өзек­легеннән интеккән авыл үзенең мәктәбе һәм укучылары аркасында асфальт юл салдыруга иреште шулай.
Мәктәпнең, Ирек Зәйнуллин кебек, тәҗрибәле һәм үз эшенә мөкиббән укытучылары да, төрле иҗат бәйгеләрендә катнашып, грантлар алуга ирешә. Директорга исә, «Татарстанның атказанган укытучысы», 2012 елда - «Елның иң яхшы укытучысы», 2013 елда «Елның иң яхшы мәктәп директоры» дигән мактаулы исем бирелә. Аңа «Мөгаллимнәр династиясен саклаучы һәм дәвам итүче» дигән дәрәҗәле исем дә бирергә мөмкин булыр иде. Әнисе Зәйнетдинова Миңсылу Зәйнетдин кызы 40 елдан артык Питрәч районының Кибәч мәктәбендә балаларга белем биргән кеше. Әнисенең бабасы ягыннан бар туганнары да укытучы. Сеңлесе белән апасы да мәктәптә эшләгән. Гаилә эшен дүрт баласының берсе - кызлары Лилия дәвам итә. Ул Свияжск урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, директор урынбасары.
- Иң яратканым - балалар, - дип сүзен дәвам итә Венера Павловна. - Каникул көннәрендә дә өйдә утырырга яратмыйм. Мәктәпкә керсәм, бөтен дөньямны онытам. Шаян, артык шук балаларны күрсәм дә, кәефем күтәрелә. Авыл өчен, гомумән, җәмгыять өчен файдалы шәхесләр, сау-сәламәт балалар тәрбияли алуыбызга ихластан сөенәм. Уку-укыту, яшь буынга белем-тәрбия, хезмәт күнекмәләре бирү системасында еллар дәвамында булдырылган һәм торгызылган күркәм традицияләрне, тагын да тулыландырып һәм арттырып, киләчәктә дә дәвам итәргә булсын иде дип телим.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев