Әлеге бәйгенең гомуми приз фонды 10 миллион сум тәшкил итә. Нәтиҗәләр чыгарган вакытта җирле хаык фикере дә исәпкә алыначак. Чыршылар арасында урыннар билгеләгән вакытта сәнгатьчә бизәлеше, утлар куелышы, чыршы тирәсен бизәү - боз таулары, кардан сыннар ясау, бизәлешнең үзгә булуы, бәйрәмдә үткәрелгән төрле акцияләр саны, шул исәптән "иске Яңа ел" уңаеннан чаралар уздыру да карала.
Чыганак - интертат.ру.
Нет комментариев