Хыялына хыянәт итмәгән Муса
Телефоным шалтырый, трубкадан Гүзәл ханымның ягымлы тавышы ишетелә: «Муса Германиядән каникулга кайтты, укучылар белән очрашу өчен сезнең мәктәпкә килергә җыенабыз».
Әлбәттә, без мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмадык: көн дә Муса Маликов белән очрашу бәхете эләкми. Форсаттан файдаланып, үземне кызыксындырган сорауларга җавап алырга булдым. Газета укучыларга да кызык булыр дип уйлыйм.
- Муса, биш яшьтән үк инде син сәхнәләрдә чыгыш ясый башладың. Моның сере нәрсәдә?
- Аның әллә ни гаҗәпләнерлек сере юк, чөнки минем әти-әниләрем талантлы кешеләр. Шулай да иң беренчеләрдән сәхнәгә юл күрсәтүче, юнәлеш бирүче әнием булды. Мин аңа зур рәхмәтле.
- Иң беренче уйнаган уен коралың нинди?
- Кечкенә ике рәтле гармун иде ул, аннары әкренләп калганнарында да уйнарга өйрәндем.
- Мәктәптә укыганда сәхнәдә уйнап йөрүләреңнең сиңа нинди дә булса файдасы тидеме?
- Мин бит консерватория каршындагы махсус музыка мәктәбендә 12 ел саксофон классында укыдым. Төп укуга моның берничек тә зыяны була алмый.
- Беренче уңышларыңны хәтерлисеңме?
- Алар күп булды инде, һәрберсен дә хәтерләп бетереп булмый. Әмма балачактагы иң истә калганы - Россия каналындагы «Утренняя звезда» программасында катнашуым. Ул вакытта миңа 12 яшь иде. Ә бүгенге көндә иң абруйлы исемем - Рихард Вагнер исемендәге Халыкара премия бирелү.
Эльвира Бачкова,
Әйшә мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Язманың тулырак вариантын газетаның 39нчы саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев