Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әхәт абый – горурлыгыбыз!

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт узып китсә дә, аның кайтавазын әле һаман ишетеп торабыз.

Чөнки еллар узган саен сугыш ветераннарының да сафлары әкренләп сирәгәя бара. Авылыбызда яшәүче бердәнбер сугыш ветераны Әхәт Латыйпов тормыш иптәше белән бәхетле картлык кичерә.
Беркөнне сыйныф җитәкчебез һәм сыйныфташларыбыз белән Әхәт абыйның хәлен белеп кайтырга булдык. Аның туган көне икәнен белгәч, күчтәнәчләр, бүләкләр алдык. Ул безне бик сөенеп каршы алды. Аңа алдан өйрәнгән шигырьләребезне сөйләдек, җырларыбызны җырладык, төрле темаларга әңгәмә кордык. Әлбәттә инде, төп темабыз сугышка барып тоташты. Әхәт абый - сугышның иң куркыныч һәм иң авыр урынында - Курск дугасында катнашкан совет солдаты. Ул безгә сугыш елларында булган төрле вакыйгаларны, сугыш кырларында ясалган батырлыклары һәм фашистларның чиксез явызлыклары турында бик әрнеп сөйләде. Әхәт абый Курск дугасында фашист белән көрәшкәндә каты яралана һәм госпитальгә эләгә. Кабат сугыш кырларына керә алмый инде ул. Туган якларына әйләнеп кайта. Кайда гына эшләсә дә, үзен һәрвакыт чын кеше итеп күрсәтә.
Әхәт абыйның күкрәген бик күп орденнар һәм медальләр бизи. Ул аларның һәрберсе турында бик тәфсилләп сөйләде. «Алар миңа бик якын һәм бик кадерле», - дип искә ала сугыш ветераны. Шушындый якташыбыз белән чиксез горурланабыз. Аның кебек батыр йөрәкле булып үсәргә тырышабыз.

Гүзәл Вәлиева,
Әйшә мәктәбенең
VI сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев