Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәрбиләр казармасы җимерелүе аркасында 20 кеше һәлак

Кичә сәгать кичке 8 туларга 8 минутта Омск шәһәре читендәге Светлый бистәсендәге Һава-десант гаскәрләре уку-өйрәнү үзәгенең 4 катлы казармасында 2 нче каттагы секция җимерелеп, 4 нчедән 1 нче катка кадәр 2 тәрәзә арасы киңлегендә ишелеп төшкән. Ул вакытта личный составның ялы булган.

Казармада һәлакәт вакытында 337 хәрби булуы, башта җимереклекләр астында 38 кеше калуы билгеле булган.

Бүген 1 сәгать 23 минутка ТАССтан алынган мәгълүмат буенча, хәрабәләр астыннан 21 хәрбине табып алганнар, 2 кеше үлгән, 19ы госпитальгә озатылган.

Соңрак "Интерфакс" Омск өлкәсе хакимиятенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, шушы һәлакәттә үлүчеләр саны 13кә җиткән, госпитальда 22 хәрби дәвалана, 12се авыр һәм бик авыр хәлдә. Оборона министры Сергей Шойгу ялын өзгән, әлеге һәлакәткә кадәр бинада төзекләндерү эшләре башкарылганын исәпкә алып, Омск янындагы хәрби шәһәрчектә төзекләндерелгән барлык биналарга да инспекция уздыруны йөкләгән.

P.S. Соңгы мәгълүмат буенча инде 20 кеше һәлак. Һәм бу сан артырга мөмкин.

Материал татар.информнан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X