Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ходай бала хәсрәте бирмәсен

Үткән елгы май бәйрәмнәрен бик күңелле уздырган идек. Казанда Качалов театрында баш хисапчы булып эшләүче кызыбыз Резидә дә кунакка кайтты.

Балалар, оныклар бергәләшеп шашлык пешерделәр, бакчада эшләдек, Резидә яшелчәләр, чәчәкләр чәчте, аның белән икәү алмагачлар утырттык. 4 майда энесе аны машина белән Казанга илтте, мин озатып калдым.

Кем уйлаган ул вакытта балакаемны соңгы тапкыр күрүем, соңгы озатуым дип. 29 майда төнлә Чабаксардан Казанга командировкадан кайтып төшеп, Резидә өенә кадәр кайтырга таксига утыра һәм бәрелеп үлә. Таксистның игътибарсызлыгы аркасында, гөрләп эшләп торган, әле 43 яшьлек кенә балабызның гомере өзелде.

Көтмәгәндә ишелеп килгән бу хәсрәтебезнең авырлыгын бернәрсә белән чагыштырып та, аны берничек җиңеләйтеп тә булмый. Без - гомер чигенә җитеп килүче ата белән ана инде өченче балабызны җир куенына тапшырдык. Алсуыбыз авырып үлде, аның үлеменә 13 ел үткәч тә йөрәк сыкраулары басылмаган иде, инде Резидәбезнең мәңге кайтмаячагын, аны күрергә, тавышын ишетергә, аның белән сөйләшергә мөмкин түгеллеген йөрәк кабул итә алмый. Бик сагынабыз аны. Кайчакта ул исәндер, Казанда эшләп йөридер кебек тоела. Ашарга утыргач та, иптәшләрен күргәч тә, тәрәзәдән ул киткән юлларга карагач та коточкыч сагыш баса күңелне. Һәрвакыт күңелемнән аның белән сөйләшәм, киңәш кирәк булганда ул ни әйтер иде дим. Ул өйгә кайткач Алсуымны да күргән кебек була идем.

Резидә безнең беренче балабыз, беренче шатлыгыбыз иде. Алсу - икенче кызыбыз, ә үлгән улыбыз Айрат ике кыз артыннан туган тансык балабыз иде. Резидә Рамил энекәшенең киңәшчесе, оныкларымның яраткан туган апалары иде, киленебез Гүзәл белән дә серләре килешә иде. Безнең таянычыбыз, картлык көнебезгә терәгебез иде ул.

Ул тормышны, кешеләрне, эшен, Казанын бик яратты. Авыр эшен җаваплылык белән яхшы башкарды. Аны барысы да хөрмәт иттеләр. Резидә спорт белән шөгыльләнде, сәламәт тормыш рәвеше алып барды. Чаңгыда шуа, бассейнда йөзә, велосипедта йөри иде. Машина йөртү таныклыгы алды, инглиз теле курсларында укыды, эше буенча квалификация курслары үтте, күп шәһәрләрдә командировкаларда булды, җәйге ялларын диңгез буенда үткәрде. Резидә барысын да үз көче белән, үз тырышлыгы белән булдырган иде. Тик бөтенесе дә үкенечкә калды хәзер.

Таксистның игътибарсызлыгы аркасында балабыз әрәм булды. Үлеменә бер ел тулып килә, ә йөрәктәге сагышлар тирәнәя генә бара. Бу язганнарым аңа дога булып ирешсен. Ходай беркемгә дә бала хәсрәте бирмәсен, беркемне дә фаҗигале үлемнәргә дучар итмәсен.

Венера Байбулатова. Татарстан яшьләре

Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев