Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәния Фәрхи: Алсуны сагынып елыйм

15 ноябрьдә Мәскәүнең Кремль концертлар залында Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең юбилей концерты узды. Җырчыны тәбрикләп, Казанның һәм Мәскәүнең данлыклы артистлары чыгыш ясады. Тамаша шулкадәр югары дәрәҗәдә узган ки, концертта катнашкан артистлар да, тамашачы да һәм Хәния ханым үзе дә бик канәгать калган. Ул әле дә андагы хис-кичерешләр белән яшәвен...


- Хәния ханым, 1 ноябрьгә билгеләнгән юбилей кичәгез Россиядә траур булу сәбәпле, 15енә күчерелде. Чакырылган барлык артистлар да килә алдымы?

- Аллага шөкер, Александр Серовтан кала, барлык дусларым да ике тапкырында да килде. Туган көнемдә - 30 майда Казанда концерт уздырдым. Паспортта туган көнем 10 июньдә дип язылган. Ул көнне Уфада юбилей концерты узды. Аннан соң Мәскәүдә М.М.Ипполитов-Иванов исемендәге югары музыка училищесында укыгач, анда да гел чакырып тордылар. Тәвәкәлләп, Мәскәүдә дә гөрләтеп үткәреп җибәрдек. Казаннан Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәб һәм Зөфәр кебек өлкәнрәк яшьтәге артистлар да, яшьрәкләре дә килде. Мәскәүдән "На-на" төркеме, Алсу, Ренат Ибраһимов һәм башкалар җырлады. Концертны Замирә Рәҗәпова белән Максим Шәрәфетдинов алып барды.

- Якын арада тагын кайсы төбәкләрдә концертларыгыз көтелә?

- 20 ноябрьдән Себер якларында гастрольләребез башлана. Егетләрем инде юлга кузгалды, мин иртәгә самолет белән китәм, Алла теләсә. Бик күп шәһәрләргә барырга исәп. Моңа кадәр Новосибирск, Кемерово якларыннан ары киткән юк иде әле.

- Хәния апа, бүген оныгыгыз Әминәнең туган көне бит әле. Ничә яшь тулды аңа?

- Әминәбезгә бүген 8 яшь. Аның туган көненә барырга җыенабыз. Әминә бию белән шөгыльләнә. Республика күләмендәге тантаналы бәйрәмнәрдә һәрвакыт чыгыш ясыйлар. Аңа карап, 2 яшьлек сеңлесе Ясминә дә биергә тырыша.

- Икенче кызыгыз Алсу кияүгә чыгып, Уфага күченеп китте. Юксынасызмы үзен?

- Бик юксынам. Көненә өчәр тапкыр сагынып елыйм. Аллага шөкер, тормыш иптәше Руслан - акыллы егет, ул яктан мин тыныч. Гомумән, кияүләрем - улларым кебек. Яшь вакытта бер малай алып кайткан булсам дим. Бер якын дустыбызның кызы быел Казанның театр училищесына укырга килде. Ул хәзер бездә яши, әле ярый өйдә иптәшкә ул кыз бар.


Эльвира ШАКИРОВА

Чыганак: интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев