Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәллеләр, үрнәк алыгыз!

Балаларга бәйрәм ясарга һәркем дә ярата, билгеле. Ятимнәр дә читтә калмый, аларга иганәчеләр оештыра бәйрәмне. Яшел Үзәндәге «Гнездышко» приютында аеруча яхшы күренә алтын йөрәклеләрнең ярдәме. Сүзебез башында ук әлеге приютта башкарылган эшләрне әйтәсе килә. Балалар йортына якынаюга күзгә ташлана бит алар. Оешма җире матур итеп өр-яңа койма белән әйләндереп алынган....

Балаларга бәйрәм ясарга һәркем дә ярата, билгеле. Ятимнәр дә читтә калмый, аларга иганәчеләр оештыра бәйрәмне. Яшел Үзәндәге «Гнездышко» приютында аеруча яхшы күренә алтын йөрәклеләрнең ярдәме.
Сүзебез башында ук әлеге приютта башкарылган эшләрне әйтәсе килә. Балалар йортына якынаюга күзгә ташлана бит алар. Оешма җире матур итеп өр-яңа койма белән әйләндереп алынган. Рәхмәт төшкере, җаваплылыгы чикләнгән «Даль Кама» җәмгыяте ясаткан аны. Хәзер менә балалар гөлләр үстерә, агачлар утырта ала. Гомумән, хуҗасыз йөргән этләрдән курыкмыйча, җир эшләре белән шөгыльләнергә мөмкин анда. Әлеге җәмгыять бина эчен бизәүгә дә зур тырышлык куйган. Бүлмә ишекләре, кием-салым һәм уенчыкларны куя торган җиһазлар да заманча ялтырый әнә...
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Шуңа багышлап «Гнездышко»да тәрбияләнүчеләргә чын-чынлап бәйрәм көне ясалды. Иганәчеләрдән «Саклык банкы»ның Яшел Үзән филиалы вәкилләре, «ФЛЭТ» агентлыгы вәкилләре, җаваплылыгы чикләнгән «Даль Кама» җәмгыяте хезмәткәрләре катнашты. Приют хезмәткәрләре, балалар белән бергә, тамаша күрсәтте. «Рәссам һәм диңгез пиратлары көрәше» дип аталган сәхнә әсәрендә яхшылык белән явызлык көрәше тасвирланды. Балалар уйнаган геройлар кара көчләрне җиңде. Тормышта да гаделлек өскә чыгарга тиеш бит. Әйе, тамашачы өчен тәрбия чарасы да иде бу, билгеле. Балалар ахырда иганәчеләрнең һәм Яшел Үзән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөһрә Бурдинаның җылы теләкләрен тыңладылар. Бәйрәм табыны да әзерләнгән иде. Иганәчеләр китергән күчтәнәчләрдән бик канәгать калды алар.
Бер караганда, балаларның менә шулай бүләк бирүләренә өйрәнеп китүләре мөмкин кебек, ягъни эгоист булып үсмәсләр микән дип шикләнергә дә була биредә. Әмма приютта эшләүче педагоглар балага эгоистлык хисе йокмасын өчен үзенчәлекле тәрбия чарасы кулланалар. Һәр бала үзенең хезмәт көндәлеген алып бара. Көн дә нәрсә эшләгәнен яза ул анда. Өй җыештыру, гөл түтәлләрен карау һ.б. керә көндәлеккә. Олыларча аны хезмәт таныклыгы дип тә атыйлар. Эшләгән эшләренә карап бонус түләнә һәм шул бонуска теләгән әйберен ала бала. Кредит алса, шуннан түли. Уен бу, билгеле, әмма мәгънәле уен.
Бу тормышта бар да хезмәт белән табыла - әлеге чараның төп мәгънәсе шул. Әйтергә кирәк, уңай нәтиҗәгә ирешә алар. «Гнездышко» ятимнәрне яки ата-анасы карамагында яшәргә мөмкин булмаган балаларны үз канаты астына җыя. Бүгенге көндә 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәр 31 бала тәрбияләнә анда. Алар кече һәм мәктәптә укучы өлкән төркемнәргә бүленгән. Хәзер менә өлкәннәренең каникулы башлана. Аларның ялын оештыруда иганәчеләр ярдәм итсә, бик яхшы булыр иде, билгеле. Күргәнебезчә ярдәм итүчеләр өзелми анда. Хәллеләргә шул ук «Даль Кама» җәмгыятеннән үрнәк алырга була. Ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм булган сабыйларга булышкан кешегә савабы да тия бит.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X