Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хезмәт кешесе турында язарга кирәк

«Яшел Үзән»не, «Ватаным Татарстан» газетасы кебек үк, ана телендә чыккан өчен сөенеп алам. Ана телендә укырга кирәк дигән фикер сеңгән башка. Хәзер «Яшел Үзән» бөтен проблемаларны да эченә ала. Шәхесне, аның эчке дөньясын тулы яктырта. Киләчәктә ата-анага мәхәббәт, аларны хөрмәтләү, гаиләдә, гомумән, җәмгыятьтә тәрбия темасын күбрәк яктыртсын иде дигән теләк...


«Яшел Үзән»не, «Ватаным Татарстан» газетасы кебек үк, ана телендә чыккан өчен сөенеп алам. Ана телендә укырга кирәк дигән фикер сеңгән башка.

Хәзер «Яшел Үзән» бөтен проблемаларны да эченә ала. Шәхесне, аның эчке дөньясын тулы яктырта. Киләчәктә ата-анага мәхәббәт, аларны хөрмәтләү, гаиләдә, гомумән, җәмгыятьтә тәрбия темасын күбрәк яктыртсын иде дигән теләк бар, чөнки талау, үтерү турында язып, кешене тәрбияләп булмый. Гади хезмәт кешесе, үз көче белән икмәк табучы, продукция җитештерүче, кыскасы, кулыннан эш килә торган һөнәрле кеше хакында күбрәк язарга кирәк.
Тәлгать Гыйниятуллин,
Яшел Үзән муниципаль районның
Мактаулы гражданы,
хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев