Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатыным мине салкында йөртмәде

«Гомерем буе җылы бияләй, оекбаш киеп йөрдем, Фирдәүсәмә рәхмәт, бервакытта да туңганым булмады», - ди Бакырчыда яшәүче Хәниф абый Борһанов. Чынлап та, хатыны Фирдәүсәдән уңа.

VII класска күчкәч үк шәл бәйли башлый ул. Авыр тормышның ачы җилләре бала-чаганы да эшкә җигә. Буш вакытын дуслары белән уйнап үткәрәсе урынга, кулына энәсен ала.
- Сарык йоныннан шәл бәйли идек, аны атнага бер тапкыр Кәвәл базарына алып барып сата торган булдык. Авылга килеп тә җыйдылар. Әтием дә авырып киткәч, өч энем дә бар, эшләми булдыра алмадым. Бәйләргә иң беренче күрше әби өйрәтте, - дип искә ала ул елларны Фирдәүсә апа.
Мәктәптән соң шәһәргә дип чыгып киткән кызны Хәниф абый озак тотмый. «Рәхәткә киткән иде, чөгендер, бәрәңге аласыннан курыккандыр инде (көлә), алып кайттым мин аны», - дип хәтерен яңарта. Каладан кайтуына Хәнифә апаның үкенгәне булмый ла. Үкенерлекме соң? 44 ел гомернең бер генә көне дә заяга узмаган. Менә дигән бер кыз, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Ике балалары Казанга китсә, уртанчысы Ирек күршедә генә. Авылда яшәүче яшь гаиләләргә бирелүче программа ярдәмендә зур йорт салып чыккан. Өч оныклары өчен үлеп торалар.
Гомере буе фермада сыер савып, 15 литрлы чиләк күтәреп йөргән Фирдәүсә апага кул эше чын мәгънәсендә ял инде ул.
- Тик утыруны бөтенләй күз алдына да китермим. Төнге уникегә кадәр бәйләп утырам. Күрше Роза апа 83 яшендә, әле дә энәсеннән аерылганы юк. Сорап та бәйләтүчеләр бар. Аеруча оекбаш, башмак, бияләйне яратып алалар. Җебен Ормардан, базардан алып кайтабыз, - ди ул.
Бәйләү үрнәкләрен кемдер интернет, китап-журналлардан өйрәнсә, Фирдәүсә апага күршесе Фәния Әхмәтшина өйрәтә икән. «Язып өйрәнә алмыйм, карап торып тизрәк отам», - ди ул үзе дә. Журналис­тыбыз Гөлнара Вәлиева да күз явын алырлык оекбашларны күреп түзмәде, шәмәхә төслесен алып кайтты. Шундый җылы, рәхәтләнеп киям, дип мактап туя алмый. Йомшак булмас­ка, Хәнифә апа аңа күңел җылысын да кушып бәйләгән бит! Без килгәндә дә кабасында йон эрләп утыра иде ул. Кышка кергәч, яраткан һөнәренә вакыты арта инде. Иң мөһиме исәнлек булсын, якыннарыгызны сөендереп, әле бик күп җылы киемнәр бәйләп сөендерергә насыйп булсын.
Озак еллар механизатор булып эшләүче Хәниф абый лаеклы ялда рәхәтләнеп китап укый. Авылдашлары да, китапханәдә ул укымаган китап калмады инде, диләр. Хуҗалыкта сарык белән кәҗә асрыйлар. Соңгысын сөте файдалы дип алган булганнар.
Гомере буе авыр хезмәттә бил бөккән Фирдәүсә апа белән Хәниф абый тыныч, сәламәт картлыкка бик тә лаек­лы кешеләр.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X