Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халыкның 75 проценты яшелчә, җиләк-җимеш бик аз ашый. Иртәме, соңмы бу йөрәк авыруына китерергә мөмкин

Теләсә кайсы дәүләтнең төп максаты - үлем-китем исәбен киметеп, халыкның гомерен озынайту.

Европаның күп кенә илләрендә йөрәк-кан тамырлары авырулары иртә үлемнең сәбәпчесе булып тора һәм халыкның сәламәтлеген саклауга зур чыгымнар тотыла.

Рәсми чыганакларга караганда, Россиядә ел саен 1 млн 300 мең кеше йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлә. Үлем-китемнең 55 проценты шушы авыруга туры килә. Алга киткән илләр арасында Россия бу уңайдан беренче урында. Татарстанда исә бу сан - 53 процент.
Дәвалау гына түгел, йөрәк-кан тамыры авыруларын грамоталы профилактикалап йөрәк ишемиясе, инсульт һәм башка йөрәк авыруларын киметеп, гомерне озынайтырга була. Шуңа күрә дә илебез Президенты Владимир Путин 2015 елны Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итте.

Рәис Фәсәхов,

Васильево дәваханәсенең баш табибы.

Язманың тулырак вариантын газетаның 44нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев