Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халыкара эксперты ике атнадан Болгар һәм Свияжскига бәя бирәчәк

Казанда ТР Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" фонды рәисе Минтимер Шәймиев катнашында "Мәдәни мирас белән идарә итү һәм стратегик планлаштыру" халыкара семинары ачылды. Семинар ике атна дәвам итәчәк һәм аны мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау буенча халыкара совет эксперты Бритта Рудольфф үткәрә. "Милли мирас бик мөһим, чөнки ул безнең киләчәгебез. Аны кыйммәтле китап...

Казанда ТР Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" фонды рәисе Минтимер Шәймиев катнашында "Мәдәни мирас белән идарә итү һәм стратегик планлаштыру" халыкара семинары ачылды. Семинар ике атна дәвам итәчәк һәм аны мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау буенча халыкара совет эксперты Бритта Рудольфф үткәрә.

"Милли мирас бик мөһим, чөнки ул безнең киләчәгебез. Аны кыйммәтле китап белән чагыштырып була. Дөньяда данлыклы урыннар, табигый объектлар бар. Кайвакыт теге яки бу объект тулы бер эпоха турында сөйли ала. Бу китапта мөһим тарихи этаплар язарлык буш битләр бар әле. Бөтендөнья мирасы планетабызны үзгә итә," - ди Рудольфф.

Ул әле Татарстанның милли мирас объектларын аерым-аерым өйрәнмәгән. Әмма ике атнадан ниндидер бәя бирергә әзерлеген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев