Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Халык ярдәме безгә бик кирәк»

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең тикшерүләр бүлекчәсендә 2012 елга йомгак ясалды. Бу бүлекчә Татарстанда иң зурларның берсе. Аның бурычы - кеше сәламәтлегенә төрле дәрәҗәдә зыян китергән, милеккә каршы булган, наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле һәм башка төр җинаятьләрне тикшерү булып тора. Яшел Үзән тикшерүчеләренең елны ничек тәмамлаулары турында әлеге бүлекчә җитәкчесе,...

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең тикшерүләр бүлекчәсендә 2012 елга йомгак ясалды. Бу бүлекчә Татарстанда иң зурларның берсе. Аның бурычы - кеше сәламәтлегенә төрле дәрәҗәдә зыян китергән, милеккә каршы булган, наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле һәм башка төр җинаятьләрне тикшерү булып тора.
Яшел Үзән тикшерүчеләренең елны ничек тәмамлаулары турында әлеге бүлекчә җитәкчесе, юстиция подполковнигы Владимир Нестеров белән сөйләшәбез:
- Быел тикшерүчеләр 800дән артык җинаятьне тикшерде, - дип сөйли Владимир Вадимович. - Судка 317 гаепләнүчегә 284 эш җибәрелде һәм аларның барысына да хөкем карары чыгарылды.
- Сезнең статистикада нинди җинаятьләр өстенлек ала, үз эшегездә күбрәк нәрсәгә басым ясыйсыз?
- Җинаятьләрнең төп өлешен урлаулар тәшкил итә. Күбрәк «мобильниклар» урлана, талаулар да соңгы урында түгел. Шушы көннәрдә, мәсәлән, полиция хезмәткәрләре 24 яшьлек яшел үзәнлене тоткарлады. 1нче лицей артындагы урманлыкта элек тә урлаулар белән шөгыльләнгән егет бер кичтә 25 яшьлек кызны һәм 76 яшьлек пенсионерны талаган. Хокук саклау органнары һәм банк хезмәткәрләре исеменнән кешеләрне ялганлап талаучыларны теркәүне дәвам итәбез. Узган елның 11 аенда район һәм шәһәр территориясендә 36 социаль ялганлау факты теркәлде. Соңгысы турында кизү тору частена 19 декабрьдә Осиноводан 56 яшьлек хатын хәбәр итте. Аңа ялганчылар банк картасы блокировкалану турында СМС-хәбәр җибәрәләр. Хатын бу турыда кызына сөйли һәм кызы СМС-хәбәрдә күрсәтелгәнчә банкомат аша 4550 сум акча күчерә. Ялганлау фактларының барысы да гражданнарның игътибарсызлыгы аркасында кылына. Күп очракта тәҗрибәсезлек һәм өлкән яшьтә булу да үз эшен эшли. Ялганчылар чын психологлар һәм кешеләрне ышандыра белә. Һәм һәр очракта алар ялганның яңа формасын уйлап таба.
- Декабрьдә Яшел Үзән судында «идән асты аборты» эше каралды. Шул турыда җентекләбрәк сөйләмәссезме икән?
- Карамалы Тау бистәсендә 3 класс белеме булган 66 яшьлек хатын, яшерен аборт ясап, җаваплылыкка тартылды. Тикшерү барышында ул яшь вакытта үзенә берничә тапкыр аборт ясавын һәм аның уңышлы килеп чыгуын сөйләде. Шуңа күрә, 24 яшьлек авылдашы ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, ул аңа баш тартмаган. Аборт ясалган көнне үк яшь хатынның баласы төшә. Ул аның кендеген үзе кисеп, баланы җирләп куя. Әгәр дә аборт ясалган хатынның сәламәтлегенә зыян килмәсә, «идән асты дәвалаучысы турында» белми дә калыр идек. Бер айдан соң хатын чын табибларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Алар аңарда плацентарный полип таба һәм аналыгының өзлеккәнлеген ачыклый. Хатынны шунда ук операция өстәленә салалар, аналыгын һәм аналык торбаларын алып ташлыйлар. Хәзер ул башка бала таба алмаячак. Шарлатан хатынга ул юкка мөрәҗәгать итмәгән, чөнки болай да ике кечкенә баласы булып, ире дә юк икән. Өченче баланы күтәрә алмам дип уйлаган. Өстәвенә, аның йөклелек срогы зур булган. 17 декабрьдә «идән астында» аборт ясаучыга хөкем карары чыгарылды. Минемчә, монда зыян күрүче дә гаепле, үз баласын үзе үтергән булып чыга түгелме.
- Сезнең эштә халык булышлыгы да мөһим урын алып тора. Үз теләкләре белән ярдәм итүчеләр бармы?
- Безнең эштә халык ярдәменнән башка бернәрсә дә эшләп булмый. Шәһәр халкы җинаятьләргә битараф түгел. Шушы көннәрдә без «Пятерочка+» кибетендә коралланган җинаятьчеләрне тотуда ярдәм күрсәткән кибет хезмәткәрләрен һәм сатып алучыларны бүләкләдек. Ә тоткарланучылар гади кибет басучылар гына булып чыкмады, аларның җинаятьчел гамәлләре төрле юнәлештә булган. Мәсәлән, 2 майда шушы төркемнең ике әгъзасы «Магнит» кибете ишеген ватып кереп, аннан «Сбербанк» банкоматын урлап чыкмакчы булган. Барып чыкмаган. 28 августта өчесе «Украина» кибетенә кереп, «Татфондбанк» банкоматын ватып караган. Тагын барып чыкмаган. Сентябрьдә бу бандага «Лидер» сәүдә үзәгеннән санлы фотоаппаратлар урлау мөмкин булган. Октябрьдә алар «Аметист» ювелир салоныннан алтын-көмеш әйберләр урлап чыккан. Кыска гына вакыт эчендә алар Яшел Үзәндә, Казан һәм Югары Осланда күп санлы урлау-талаулар кылган. Халык ярдәме белән бу банданы ачыкларга мөмкин булды.
- Әмма аларның алдагы гамәлләре әле репетиция кебек кенә. Бу юлы алар коралга тотынган.
- Волжскидагы ике очракны искә төшерик: көпә-көндез кибеткә килеп кереп, корал белән янап, кассирларның касса акчасын талап чыккан алар. Өстәвенә, чираттагы «эшкә» барганда алар алдан ук машина урлап, сәүдә ноктасына шуңа утырып бара торган булганнар. Ә аннан соң качканнар. Бәлки болар кылынган җинаятьләренең тулы исемлеге дә түгелдер әле...
Лилиана Куликова,
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X