Халкына бәяне яшәгән мохит бирә
Быел президентыбыз игълан иткән «Парклар һәм скверлар елы» үзен аклады, дип әйтергә була. Чынлап та, әлеге программа кысаларында бик күп эшләнде.
Республикабыз буйлап кайсы гына торак пунктны карамыйк, анда йә яңа парк яки сквер калкып чыккан, яисә булып та ташландык хәлгә төшеп баручы ял урыннары төзекләдерелгәнен күрәбез. Яшел Үзәндә, һәм гомумән, районыбызда бу юнәлештәге яңалыкларны барыбыз да күреп, ишетеп торабыз, шатланабыз. Чөнки барыбыз да матурлыкны, төзеклекне, чисталыкны яратабыз. Ә бу практик һәм эстетик уңайлыкларны кем булдырырга тиеш соң? Агымдагы елның 3 августыннан әлеге юнәлеш белән җитәкчелек итү «ТР Яшел Үзән районы ТКХ департаменты»на тапшырылды. Бу хезмәтнең күләм һәм состав юнәлеше күрсәткәнчә, эш нәтиҗәләре һич күпертүләрсез, районыбызда һәм шәһәрдә яшәүчеләргә генә түгел, кунакларга да кагыла. Яшеллекне, күп хезмәтләр куеп булдырылган гүзәллекне саклау үзебезне тота белүебездән һәм тәрбиядән килә.
Гөлнара ВӘЛИЕВА.
Тулырак - газетаның 67нче санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев